Евразия далаларының V Халыкара археология конгрессы

2022 елның 11-15 октябрендә Казахстан Республикасының Төркестан шәһәрендә «Евразия дала цивилизациясе: кеше һәм тарихи-мәдәни мохит» дип аталган Евразия далаларының V Халыкара археология конгрессы узды.

Бишенче конгрессны оештыручылары: А. Х. Маргулан исемендәге Археология институты, ТР ФАнең А.Х. Халиков исемендәге Археология институты, Халыкара Үзәк Азия тикшеренүләре институты, Әхмәд Ясәви исемендәге Халыкара казах-төрек университеты, Төркестан өлкәсе хакимияте, Казан (Идел буе) федераль университеты, Россия фәннәр академиясенең Археология институты, РФАнең Себер бүлегенең Археология һәм этнография институты, Россия фәннәр академисенең Бөек Петр исемендәге антропология һәм этнография музее (Кунсткамера), Россия фәннәр академиясенең Матди мәдәният тарихы институты, РФАнең Себер бүлегенең Монгол белеме, буддология һәм тибетология институты, Россия фәннәр академиясенең Ерак Көнчыгыш бүлегенең Ерак Көнчыгыш халыклары  тарихы, археологиясе һәм этнографиясе институты, Алтай дәүләт университеты.

Конгресс эшендә 28 илдән килгән төрле фәнни оешма галимнәре һәм белгечләре катнашты. Пленар һәм секция утырышлары кысаларында дала һәм утрак җирлекләрен археологик яктан тикшерүнең актуаль проблемаларына багышланган  213 доклад тыңланды һәм фикер алышынды.

Конгресс материаллары биш томда басылды, алар төп биш тематик юнәлешне колачлый – элгәре металл чоры, элгәре һәм урта гасыр күчмә халыклары, борынгы һәм урта гасыр шәһәрләре археологиясе, шулай ук Евразия археологик мирасын саклау һәм музейлаштыру проблемалары.

Чара кысаларында катнашучылар җирле музейларны, бөек төрки фикер иясе Хуҗа Әхмәд Ясәвинең реставрацияләнгән мавзолеен, тарихи-мәдәни комплексларны – борынгы Отрар һәм Сауран шәһәрләрен – карадылар.

Конгресс Материаллары Т. I

Конгресс  Материаллары Т. II

Конгресс Материаллары Т. III

Конгресс Материаллары Т. IV

Конгресс Материаллары Т. V