«Юл-2022» халыкара күргәзмә-форумы

12-14 октябрьдә Казанда Россия Федерациясе хөкүмәте рәисе урынбасары М. Ш. Хөснуллин, Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов, Россия Фәннәр академиясенең Археология институты директоры Н. А. Макаров катнашында «Юл-2022» халыкара махсуслаштырылган күргәзмә-форумы узды.

«Юл» күргәзмә-форумы – Россия Федерациясе Транспорт министрлыгыннан, Росавтодор, Россия Эчке эшләр министрлыгының Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча баш идарәсеннән, Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимияте органнарыннан абруйлы  халыкара экспертларны һәм Россия юл-транспорт комплексының төп вәкилләрен берләштерә торган илебездәге иң зур дискуссия мәйданчыгы. Күргәзмә-форум гадәттәгечә юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне алдыннан Россия Федерациясе Транспорт министрлыгы ярдәмендә үткәрелә.

Форумда Россия Фәннәр академиясенең Археология институты ТР ФАнең  А. Х. Халиков исемендәге Археология институты белән берлектә, 2021-2022 елларда М-12 автомобиль юлын археологик яктан тикшеренүләр барышында алынган археологик табылдыкларны һәм «Меңьеллык юл» фоторәсемнәр күргәзмәсен тәкъдим иттеләр.

«Мәскәү – Түбән Новгород – Казан» М-12 тизйөрешле автомобиль юлы төзелеше зонасында археологик тикшеренүләр масштабы һәм әһәмияте буенча иң эре археологик  проектларның берсе булды.  Археологик эшләр барышында төрле дәверләрдәге 25 археологик һәйкәлләр өйрәнелде, казу эшләренең гомуми мәйданы 18 гектардан артык иде.

Казу эшләре барышында археологлар 370 меңнән артык археологик табылдыклар җыйдылар, әлеге табылдыклар мезолит һәм бронза, Урта гасыр һәм Яңа гасыр чорларында бу урыннарда яшәгән кабиләләр һәм халыклар мәдәниятенең байлыгын һәм күптөрлелеген ассызыклый.