Археологик мәктәп

2014 елда А.Х.Халиков исемендәге Археология институты Казан (Идел буе) федераль университеты белән берлектә Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыелыгы нигезендә ел саен була торган Халыкара археологик мәктәп уздыру турында карар кабул итте.

Мәктәп уздыруның максаты – бөтендөнья фәненең иң яңа казанышларын Евразия халыкларының тарихи-мәдәни мирасың өйрәнү һәм саклап калу эшенә кертү өчен үз илебез һәм чит илләр фәнни һәм үкыту ресурсларын бергә туплау.

Мәктәп кысасында түбәндәге юнәлешләр буенча фәнни-практик лабораторияләр оештыра:

  • – археологик-биологик алымлар
  • – археологик пыяла
  • – археологиядә геоинформация системалары
  • – борынгы керамика тарихы
  • – борынгы металлургия һәм метал эшкәртү тарихы
  • – тимер металлургиясе һәм тимерчелек тарихы
  • – кием борынгы җәмгыятне өйрәнү чыганагы
  • -элгәреге тимер гасыры һәм урта гасырлар тимерчелеге
  • – палеоантропология
  • – борынгы коралларны эксперименталь-трасологик өйрәнү
  • – эксперименталь археометаллургия
  • – урта гасырларда ювелир һөнәре.

Археологик мәктәп ахырында гадәттә йомгаклау конференциясе уздырыла. Бу конференцияләрдә катнашучылар тикшеренү проектларның нәтиҗәләрен тәкъдим итә алалар.

Археологик мәктәптә Россиядән һәм чит илләрдән студентлар, яшь галимнәр һәм белгечләр катнаша ала. Моның өчен алар теркәүнең электрон формасын тутырырга тиеш.