ИНСТИТУТ ТУРЫНДА

“Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе” дәүләт фәнни бюджет учреждениесе, “Татарстан Фәннәр академиясе А.Х.Халиков исемендәге археология институты” исемле аерым бүлекчә 2014 елда барлыкка килә.

Институт Россия Федерациясенең Европа өлешендәге өч әйдәп баручы археологик фәнни институтларның берсе, Идел буенда бердәнбер институт булып тора.

Институтта 7 бүлек эшләп килә.

Институтта барлыгы 69 хезмәткәр эшли, гыйльми хезмәткәрләр – 36 кеше.

Алар арасында:

2 Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе мөхбир әгъзасы, 3 фәннәр докторы, 18 фәннәр кандидаты.

Бюджеттантыш хезмәткәрләр саны – 86 кеше.

Алар арасында:

1 Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе мөхбир әгъзасы, 8 фәннәр докторы, 13 фәннәр кандидаты.

Институт “Идел буе археологиясе”(ВАК, Scopus) һәм “Евразия далалары археологиясе” дигән рецензияләнә торган фәнни журналлар нәшер итә.