«Болгар тарих-археология комплексы» ЮНЕСКО объектының буфер зонасында Куйбышев сусаклагычы яр буенда археологик тикшеренүләр

2022 елның көзендә ТР ФАнең А.Х. Халиков исемендәге Археология институты хезмәткәрләре Татарстан Республикасының Кама Тамагы районында Куйбышев сусаклагычы яр буенда урнашкан «Сөйки Кичүе» археология комплексы территориясендә тикшеренүләр үткәрделәр.

Археологик тикшеренүләр «Болгар тарих-археология комплексы (археологик мирас объектлары)  ЮНЕСКО бөтендөнья мәдәни мирасы объектының буфер зонасы торышын мониторинглау» программасын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелде.

«Сөйки Кичүе» археология комплексы территориясе Куйбышев сусаклагычы сулары йогынтысы нәтиҗәсендә җимерелеп бара. Һәйкәлнең мәдәни катламын саклау өчен 100 м2 мәйданда казу эшләре алып барылды. Башкарылган эшләр нәтиҗәсендә 0,4-1,6 м калынлыктагы  мәдәни катлам ачыкланды. Мәдәни катламнарга планиграфик анализ дүрт объектны (өчесе – Алтын Урда чорына, берсе – таш дәверенә караган) ачыкларга мөмкинлек бирде. Таш дәверенә (соңгы палеолит-мезолит)   караган иң борынгы объектта кремнийдан ясалган төрле эшләнмәләр, шулай ук кремний җитештерү калдыклары да очраган.  Алтын Урда чорындагы объектларда тимердән ясалган эшләнмәләр һәм керамик савыт-саба фрагментлары табылган.

Яр буе линиясенең сусаклагыч сулары белән җимерелүе нәтиҗәсендә, “Сөйки Кичүе” археологик комплексы территориясендә археологик тикшеренүләрне мөмкин кадәр тизрәк дәвам итәргә кирәклеге ассызыкланды.