«Укек шәһәре һәм аның әйләнә-тирәсе» интерактив күргәзмә проекты

2023 елның 14 апрелендә Саратов шәһәрендә «Россия – минем тарихым» тарихи паркында «Укек шәһәре һәм аның әйләнә-тирәсе» яңа интерактив күргәзмә проектының презентациясе узды. Күргәзмәне Саратов өлкәсе Туган якны өйрәнү музее, Энгельс туган якны өйрәнү музее һәм «Живая история» белән берлектә «Россия – минем тарихым» тарихи паркы оештырды. Чара «Укек проекты: безнең җир – безнең тарихыбыз» проекты кысаларында башкарылды, ул Президент грантлары фонды һәм Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең А.Х.Халиков исемендәге Археология институты ярдәме белән гамәлгә ашырыла.

Беренче тапкыр бер күргәзмә мәйданчыгында Саратов һәм Волгоград өлкәләренең 40 археологик һәйкәл территориясеннән Алтын Урда чоры табылмалары масштаблы рәвештә тәкъдим ителде. «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау» дәүләт программасы кысаларында тикшерелә торган Увек шәһәрчеге (урта гасыр шәһәре – Укек) материалларына аерым игътибар бирелде.

Күргәзмәне ачуда кереш сүз белән тарих фәннәре докторы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы, А.Х.Халиков исемендәге Археология институты директоры А.Г.Ситдыйков чыгыш ясады. Моннан тыш, ачылу тантанасында Саратов өлкәсе Мәдәният министры урынбасары В.А.Баркетов, Саратов өлкәсе Туган якны өйрәнү музее директоры Е.М.Казанцев, Саратов өлкәсе Думасы депутаты, «Бердәм Россия» партиясенең «Тарихи хәтер» проектының төбәк координаторы, «Россия хатын-кызлары берлеге» гомумроссия иҗтимагый-дәүләт оешмасының Саратов төбәк бүлеге рәисе Ю.М. Литневская катнашты. Презентацияне Саратов Тарихи паркы директоры Д.А.Кубанкин үткәрде.

Саратов шәһәренә сәфәре кысаларында ТР ФА А.Х.Халиков исемендәге Археология институты делегациясе составында А.Г. Ситдыйков һәм өлкән фәнни хезмәткәр Р.Р.Вәлиев Саратов өлкәсенең төбәк татар милли-мәдәни автономиясе вәкилләре белән очрашты. Очрашуда Саратов өлкәсенең төбәк татар милли-мәдәни автономиясе белән хезмәттәшлек кысаларында. ТР ФА А.Х.Халиков исемендәге Археология институтының Саратов өлкәсе территориясендә археология экспедициясен оештыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар.