Николай Александрович Лифановның вафаты турындагы фаҗигале хәбәр

1 апрельдә Татартсан Республикасы Фәннәр академиясе А.Х. Халиков исемендәге Археология институтының өлкән фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты, доцент Николай Александрович Лифановның вакытсыз вафат булуы турында фаҗигале хәбәр килде.

ТР ФАнең А.Х. Халиков исемендәге Археология институты коллективы туганнарының, якыннарының һәм хезмәттәшләренең тирән кайгысын уртаклаша. Николай Александровичның искиткеч галим һәм шәхес буларак якты истәлеге безнең йөрәкләрдә мәңгегә калачак!