Халыкара һәйкәлләрне һәм тарихи урыннарны саклау көне

Хөрмәтле хезмәттәшләр, кадерле дуслар!

18 апрельдә Халыкара һәйкәлләрне һәм тарихи урыннарны саклау көне билгеләп үтелә. Бу көн – үзенең һөнәри тормышын мәдәни мирасны саклауга һәм популярлаштыруга багышлаган барлык кешеләр өчен бәйрәм.

Татарстан Республикасы территориясендә республикабызның һәм, тулаем, Россиянең күпмилләтле халкы өчен кыйммәтле һәм горурлыгы булган күпсанлы һәм уникаль тарихи-мәдәни мирас объектлары урнашкан. Бүгенге көндә республиканың тарихи һәм мәдәни мирас объектларын саклау һәм куллану буенча уникаль тәҗрибәсе бар, ул борыңгы һәм урта гасыр тарихы һәйкәлләрен комплекслы өйрәнүгә, аларны реконструкцияләүгә һәм икътисадый системага уңышлы кертүгә нигезләнгән.

Сезнең профессиональ булуыгыз һәм кешеләр өчен һәйкәлләрнең уникальлеген ачарга омтылуыгыз нәтиҗәсендә, безнең төбәк тарихына өйрәнергә мөмкинлегебез бар. Сезнең матди мәдәният һәйкәлләрен саклау эшенә  керткән зур өлешегез, югары компетентлык, эзлеклелек тирән ихтирам уята.

Сезне Халыкара һәйкәлләрне һәм тарихи урыннарны саклау көне белән котлыйм! Чын күңелдән бу бик кызыклы һәм изге эшчәнлектә яңа иҗади уңышлар телим!

 

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең А.Х.Халиков исемендәге Археология институты  директоры  А. Г. Ситдыйков