ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитетының һәм ТР Туристлык буенча дәүләт комитетының уртак йомгаклау коллегиясенә багышланган ТР ФАнең А.Х. Халиков исемендәге Археология институты күргәзмәсе

2023 елның 16 гыйнварында Казанда яңа Б. Рәмиев исемендәге ИТ-паркта Татарстан Президенты Р.Н. Миңнеханов һәм республика Дәүләт Киңәшчесе М.Ш. Шәймиев катнашында ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитетының һәм ТР Туристлык буенча дәүләт комитетының уртак йомгаклау коллегиясе узды. Чарага ТР ФАнең А.Х. Халиков исемендәге Археология институты хезмәткәрләре тарафыннан институтның  2022 елдагы археологик тикшеренүләренең төп нәтиҗәләренә багышланган күргәзмә әзерләнде.

Коллегиядә катнашучылар 2022 елда Татарстан Республикасында табылган һәм ТР ФАнең А.Х. Халиков исемендәге Археология институтының Археология музеенда сакланган археологик артефактлар белән таныша алдылар. Витриналарның берсе Болгар тарих-археология комплексы территориясендә археологик тикшеренүләргә багышланган иде.  2022 елгы казу эшләре вакытында күпләп очраган артефактлар (керамика, хайван сөякләре, җитештерү шлаклары) һәм 80нән артык аерым очраган табылдыклар, нигездә, көнкүреш әйберләре, бизәнү әйберләре фрагментлары һәм акчалар табыла. Археологик эшләр барышында Алтын Урда  (XIV г.) һәм рус авылы (XVIII-XX г.) чорларына караган мәдәни катламлар ачыклана. Моннан тыш, 19 археологик объект теркәлде. Алар арасында: якынча монгол алды чорына караган оборона чокыры,  XIV һәм XVIII гасырлардагы хуҗалык базлары һәм идән асты корылмалары калдыклары, шулай ук XIV гасырга караган өч каберлек.

Витриналарда шулай ук Казан шәһәренең тарихи өлешендә мәдәни мирас объекты – региональ (республика) әһәмиятендәге “XI-XVIII гасыр Казан шәһәренең тарихи үзәгенең мәдәни катламы” Истәлекле урыны чикләрендә  үткәрелгән эш нәтиҗәләре тәкъдим ителде. Казу эшләрен башкарганда көнкүреш һәм хуҗалык кирәк-ярак калдыклары шактый зур күләмдә теркәлде: тәңкәләр, тимер эшләнмәләр, бакыр накладка, күн эшләнмәләр, бакыр сәдәфләр, пыяла шешәләр, чынаяк кирпечләр, фаянс тәлинкәләр, фарфор тәлинкәләр, керамик савыт-саба.