ТР Фәннәр академиясенең Археология институты хезмәткәрләре ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының күчмә утырышында катнашты

2023 елның 18 гыйнварында Казанда Дротоевский йортында ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының күчмә утырышы булды. Күчмә утырыш эшендә ТР ФАнең Археология институты хезмәткәрләре – фәнни эш буенча директор урынбасары Р.Р. Хәйретдинов һәм гыйльми сәркатип Р.Р. Саттаров, катнашты.

Утырыш башланыр алдыннан  катнашучылар Карл Маркс урамындагы торгызылган “Дротоевский йорты, 1837 ел, арх. Петонди Ф.И.” архитектура һәйкәлен карадылар. Утырыш барышында Татарстан Республикасында мәдәни мирас объектларын дәүләт саклавының өстенлекле юнәлешләре турында фикер алыштылар.

Күчмә утырышта катнашучылар 2022 елда Татарстан Республикасы Спас районында  урнашкан Болгар шәһәрлеген һәм Казан шәһәренең тарихи өлешендәге мәдәни катламын казу вакытында табылган һәм ТР ФАнең А.Х. Халиков исемендәге Археология институтының Археология музеенда сакланган археологик артефактлар белән таныша алдылар.