Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең А.Х. Халиков исемендәге Археология институты «АШИН» белем бирү проекты ачуылышында катнашты

2022 елның 21-22 декабрендә Казан халык сәнгате һөнәрләре техникумы базасында «АШИН» мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балалар арасында, мәдәни-тарихи мирасны популярлаштыру буенча белем бирү проекты кысаларында, «Татар халкының декоратив-гамәли сәнгате: тарих һәм хәзерге заман» дигән квалификацияне күтәрү курслары узды. Проектның партнерлары – Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, «Татарстан Республикасының мәдәният өлкәсендә инновацияләр һәм традицияләр саклау ресурс үзәге» ДБУ, Казан (Идел буе) федераль университеты һәм ТР ФАнең  А. Х. Халиков исемендәге Археология институты.

Курсларны ачу тантанасында  сәламләү сүзләре белән «Татарстан Республикасының мәдәният өлкәсендә инновацияләр һәм традицияләр саклау ресурс үзәге» ДБУ директоры А. Р. Мифтахова һәм проект җитәкчесе, идея авторы, «Ашин» альманахының баш мөхәррире, ТР ФАнең А. Х. Халиков исемендәге Археология институты директоры, тарих фәннәре докторы, профессор А. Г. Ситдыйков чыгыш ясадылар.

Татарстан территориясендә яшәүче халыкларның тарихи-мәдәни мирасын популярлаштыру идеясе берничә ел формалашты.  Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан уздырылган киң колачлы чаралар нәтиҗәсендә әлеге идея фән, мәдәният һәм сәнгать вәкилләренең зур командасы тырышлыгы белән тормышка ашырылды.

Проектның төрле юнәлешләре уртак чыгышы, теле яки яшәү территориясе белән бәйле булган төрле мәдәниятләрне ихтирам итү идеясе белән бәйләнгән. Проект фәнни ачышлар турында сөйләүдән тыш,ә тарихи-мәдәни мирасны белү һәм аңлау аша халыкларның тагын да якынаюына этәрү максатыннан эшләнгән.

«Ашин» проекты белән ашин.рф сайтында һәм социаль челтәрләрдә танышырга мөмкин:  https://vk. com/ashin_tati https://t.me/ashin_tat.