ТР Фәннәр академиясенең Археология институты җитәкчесе халыкара эксперт төркеме эшендә катнашты

2022 елның 10 февралендә Төркестан шәһәрендә (Казахстан Республикасы) мәдәни мирас объектларын саклау мәсьәләләре буенча халыкара эксперт төркеме утырышы узды. Әлеге чараның оештыручылары булып Казахстан Республикасы хөкүмәте, халыкара Үзәк Азия тикшеренүләре институты (МИЦАИ) тора.

Эксперт төркеме эшендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең А.Х. Халиков исемендәге Археология институты җитәкчесе тарих фәннәре докторы  Айрат Габит улы  Ситдыйков катнашты.