Мәдәни мирас объектларын саклау буенча Татарстан Республикасы комитетының еллык коллегиясенә багышланган А. Х. Халиков исемендәге Археология институты күргәзмәсе

2022 елның 24 гыйнварында мәдәни мирас объектларын саклау буенча Татарстан Республикасы комитетының еллык коллегиясе утырышы уздырылды. Бу чарага ТР ФАнең А.Х. Халиков  исемендәге Археология институты хезмәткәрләре тарафыннан күргәзмә әзерләнгән иде, анда 2021 елда институтның археологик тикшеренүләрнең төп нәтиҗәләре тәкъдим ителде.

Коллегиядә катнашучылар Археология институтының археология музее фондыннан 2021 елда Татарстан Республикасы территориясендә табылган археологик артефактларны күрү мөмкинлегенә ия булдылар. Витриналарның берсе – Болгар  тарихи-археологик комплексы территориясендә археологик тикшеренүләргә багышланган иде. 2021 елгы тикшеренүләр вакытында күпсанлы керамик материалдан тыш, пыяла муенса рәвешендә төрле бизәнү әйберләре, зәркән бизәнү әйберләре кою өчен берничә формалар, XIII–XIV гасырларга караган бакыр һәм көмеш тәңкәләр, шулай ук сөяктән ясалаган төрле әйберләр табылган.

Витриналарда шулай ук Татарстан Республикасының Кайбыч районындагы «Урта Колаңгы авылы» археологик мирас объектындагы эшләрнең нәтиҗәләре тәкъдим ителде, тикшеренүләрнең гомуми мәйданы 30 000 кв.м. тәшкил итә.

Казан шәһәре территориясендә дә зур күләмле эзләнүләр үткәрелде. Петропавловск соборы янындагы эш барышында XVI-XVIII гасырларның икенче яртысына караган мәхәллә зираты белән бәйле табылдыклар табылды. Ә элеккеге Казан посады территориясендә  XIV-XVI гасырга караган табылдыклар теркәлгән.

Кызыклы табылдыкларның берсе, Бутлеров урамы территориясендә археологик эшләр барышында «Наган» системасы револьверы табылган.