«Россия археологиясендә исламның меңьеллык мирасы» темасына түгәрәк өстәл

2022 елның 17 мартында Мәскәү шәһәрендә Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган «Россия археологиясендә исламның меңьеллык мирасы» түгәрәк өстәленең беренче утырышы узды. Икенче утырыш 2022 елның 30 маенда Болгар шәһәрендә ТР ФА А. Х. Халиков исемендәге Археология институты базасында узачак. Чараны Россия Фәннәр академиясенең Археология институты һәм Татарстан Фәннәр академиясенең А.Х. Халиков исемендәге Археология институты оештыра.

Zoom платформасында узган беренче утырышта илнең эре фәнни үзәкләреннән (Мәскәү, Казан, Йошкар-Ола, Севастополь һ.б.) 30дан артык кеше катнашты.

Утырыш барышында 7 доклад тыңланды:

Вәлиуллина С.И. Ислам һәм Идел Болгарының шәһәр мәдәнияте формалашу.

Недашковский Л.Ф. Алтын Урда чорында Идел буендаагы этник-конфессиональ процесслар.

Беляев Л.А. Ислам мотивлары һәм Мәскәү Кремленең Архангельск соборы.

Бочаров С. Г. Омар хаҗи Бохарскийның Солхат мәчете – Кырымның иң борынгы Алтын Урда мәчетләренең берсе.

Коваль В. Ю. Урта гасыр Русида мөселманнар: дини эзләр

Бугарчев А.И., Сингатуллина А. З., Шәйхетдинова Е. Ф.   Болгарда Урда тәңкә сарае (ТР Милли музее фондларыннан «Караул Тавы» материаллары буенча).

Бадеев Д.Ю., Гомзин А. А. Урта гасыр Болгар территориясендә  Лу-лу динары милке.

Тәкъдим ителгән докладларда Идел буе Болгары, Түбән Идел буе, Кырым һәм урта гасыр Русь һәйкәлләрендә археологик эзләнүләр вакытында исламның борынгы чордагы торышын өйрәнүнең актуаль мәсьәләләре каралды. Идел буе Болгарлары тарафыннан Ислам динен кабул итүнең Көнчыгыш Европа территориясендә таратуга йогынты ясавын бәяләүгә, Идел Буе Болгарының, Русьнең һәм Көнчыгыш Европа киңлекләрендәге башка илләрнең Ислам мәдәнияте, технологияләре һәм сәүдәсенең матди мәдәниятенә керткән өлешенә төп игътибар бирелде.

Түгәрәк өстәлдә катнашучылар озак фикер алышу барышында онлайн-утырышның отышлы булуына басым ясадылар, чөнки вакыт кысаларыны чиксез булуы, нәтиҗәле дискуссия уздырырга мөмкинлек бирүен искәрттеләр.