ТР Фәннәр академиясенең Археология институты хезмәткәрләре «Иске Тотьма Усольесе» археологик мирас объектын саклап калуда катнаштылар

2022 елның 19 ноябрендә Тотьма музей берләшмәсендә «Иске Тотьма Усольесе» археологик мирас объектын саклап калу буенча киңәшмә узды.

Әлеге чарада А.Х.Халиков исемендәге Археология институты хезмәткәрләре: институт җитәкчесе А.Г. Ситдыйков, музей мөдире Е.Ф. Шәйхетдинова һәм агач реставрацияләү белгече А.Р. Мәхмүтов катнаштылар.

«Иске Тотьма Усольесе» археология һәйкәле Вологда өлкәсенең Тотьма районы Варницы авылында урнашкан, әлеге территориядә промыселда куллану белән бәйле агач конструкцияләр һәм корылмалар: агач суүткәргеч трасса участоклары, тозлы кое һәм башкалар ачыкланды.  ТР Фәннәр академиясенең А.Х. Халиков исемендәге Археология институты хезмәткәрләре археологик тикшеренүләр нәтиҗәләре белән таныштылар, реставрация тәҗрибәсе белән уртаклаштылар һәм агач конструкцияләрне саклау буенча киңәшләр бирделәр.

Киңәшмә нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең А.Х. Халиков исемендәге Археология институты һәм Тотьма музей берләшмәсе арасында хезмәттәшлек турында килешү кысаларында алга таба уртак проектлар планлаштырылды.