«Шәһәр киңлегендә археологик һәйкәлләрне өйрәнү, саклау һәм музейлаштыру проблемалары» Бөтенроссия археология конференциясе

2022 елның 24-25 ноябрендә «Россия – минем тарихым» тарихи паркның конференц-залында – П.В. Алабин исемендәге Самара өлкә тарихы һәм туган якны өйрәнү музее ДБМУ филиалында – Самара шәһәре территориясендә «Постников яры» комплексын ачылуга 100 ел тулуга багышланган «Шәһәр киңлегендә археологик һәйкәлләрне өйрәнү, саклау һәм музейлаштыру проблемалары» дип аталган  Бөтенроссия археология конференциясе узды.

Чара П.В. Алабин исемендәге Самара өлкә тарихы һәм туган якны өйрәнү музее ярдәмендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең А.Х. Халиков исемендәге Археология институты, «Идел буе археологиясе институты» ҖЧҖ, Самара дәүләт социаль-педагогик университеты белән берлектә оештырылды. Конференция көндезге форматта һәм читтән торып  үткәрелде.

«Постников яры» һәйкәлләре комплексы археологлар тарафыннан узган гасыр башыннан өйрәнелә башлады, 1995 елдан аңа федераль дәрәҗәдәге археологик һәйкәл статусы бирелде. ХХ гасырда биредә 12 урын, ә ХХІ гасырда 7 яңа археологик объектлар ачыкланды. Һәйкәл территориясендә югары палеолит дәверенең ахырыннан башлап (15-20 мең ел элек) кешеләрнең эшчәнлек эзләре табылды. 1922-1927 елларда В.В. Гольмстен җитәкчелегендә үткәрелгән казу эшләре барышында палеолит, мезолит, неолит-энеолит, бронза гасыр, иртә урта гасыр чорларына караган казылмалар очрады, ә яр тамагында Алтын Урда чорында соңгы тапкыр мордва һәм рус халкы яшәгәнлеге ачыкланды. Моннан тыш, яр тирәсендә урта гасырда яшәгән күчмәннең кабере табылды. Кызганычка каршы, заманча тыгыз шәһәр төзелеше нәтиҗәсендә «Постников яры» һәйкәле фәнни тикшеренүләр өчен мөмкин түгел дип искәртелде.

Конференциядә Самара, Казан, Липецк, Воронеж, Ульяновск, Сызран, Саранск галимнәре катнашты. Самара өлкәсендә һәм башка төбәкләрдә,  таш гасырдан алып яңа гасырга кадәр булган археологик һәйкәлләрне өйрәнүгә багышланган 25 доклад тәкъдим ителде. Конференциядә катнашучыларга һәм кунакларга П.В. Алабин исемендәге Самара өлкә тарихы һәм туган якны өйрәнү музее директоры А.В. Кочетков сәламләү сүзен җиткерде.

П.В. Алабин исемендәге Самара өлкә тарихы һәм туган якны өйрәнү музееның Археология бүлеге баш фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты Л.В. Кузнецова докладларында «Постников яры» һәйкәлләре комплексын һәм Постников яры-III борынгы остаханәсенең таш индустриясе эволюциясен өйрәнүнең төп этаплары тәкъдим ителде. Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең А.Х. Халиков исемендәге Археология институтының Борынгы археология бүлеге мөдире, тарих фәннәре кандидаты М.Ш. Галимова  «А.Х. Халиков концепциясе ярдәмендә Постников яры һәм Идел белән Урал буендагы  соңгы палеолит  таш индустриясе генезисы турындагы дискуссия» дигән доклад белән чыгыш ясады.

Докладларның зур блогы – тарих фәннәре докторы А.А. Выборнов, тарих фәннәре кандидаты А.И. Королев, тарих фәннәре кандидаты А.Н. Бессуднов (Липецк),  тарих фәннәре докторы  Е.Ю. Захарова (Воронеж), тарих фәннәре кандидаты К.М. Андреев,  Самара дәүләт социаль-педагогик университеты хезмәткәрләре һәм аспирантларының чыгышлары Самара өлкәсе, Татарстан Республикасы, Марий Эл Республикасы, Дон һәм Каспий буе  территорияләрендә таш индустриягә һәм таш гасыр белән энеолит дәверендәге һәйкәлләрне җирләү йоласына багышланды. Докладларның икенче блогында Идел буеның урта гасыр археологиясенә багышланган хезмәтләр белән К.А. Руденко (Казан), М.Р. Гыйсматуллин (Ульяновск), Д.А. Козлов (Саранск), Н. И. Глазистова (Самара) чыгыш ясадылар.

Докладчылар археологик мирасны саклау перспективалары һәм шәһәр киңлегендә археологик һәйкәлләрне музейлаштыру мәсьәләләре турында фикер алышуга аерым игътибар бирделәр. Бу проблема П.В. Алабин исемендәге Самара өлкә тарихы һәм туган якны өйрәнү музееның фәнни сәркатибе  Д.А. Сташенков, тарих фәннәре кандидаты Ю.А. Семыкин (Ульяновск), П.В. Алабин исемендәге Самара өлкә тарихы һәм туган якны өйрәнү музееның Археология бүлеге мөдире А.Ф. Кочкина чыгышларында яктыртылды.