А.Х. Халиков исемендәге Археология институты хезмәткәрләре «Лихачёвлар. Тормыш – Ватанга хезмәт итү» дип аталган фәнни-гамәли конференциядә катнаштылар

9-11 ноябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музеенда рус флоты вице-адмиралы һәм җәмәгать эшлеклесе Иван Федорович Лихачевның (1826-1907) тууына 196 ел, коллекционер һәм тикшеренүче Андрей Федорович Лихачевның (1832-1890) тууына 190 ел, коллекционер, Россия Фәннәр академиясе академигы Николай Петрович Лихачевның (1862-1936) тууына 160 ел тулуга багышланган «Лихачёвлар. Тормыш – Ватанга хезмәт итү» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе булды.

Чараны оештыручылар: Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музее, Россия Фәннәр академиясенең Санкт-Петербург Тарих институты, Россия Фәннәр академиясе китапханәсе, Император Бөек Петр исемендәге Үзәк Хәрби-диңгез музее, Дәүләт Эрмитажы, Дәүләт Рус музее, Татарстан Республикасы Милли музее.

Конференциядә Казаннан, Мәскәүдән һәм Санкт-Петербургтан галимнәр һәм музей хезмәткәрләре чыгыш ясадылар. Бу чарада ТР ФА А.Х. Халиков исемендәге Археология институтының Урта гасыр археологиясе бүлеге хезмәткәрләре катнашты.

Конференция эшләү барышында Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның төп бинасында «Лихачевлар – Казан губернасында туып Ватанга хезмәт иткән шәхесләр» күргәзмәсе ачылды, ул 2023 елның 12 февраленә кадәр дәвам итәчәк.