Әстерхан өлкәсенең Селитренное шәһәрлегендәге археологик тикшеренүләр

Селитренное шәһәрлеге – федераль әһәмияттәге мәдәни мирас объекты, Алтын Урда (Җучи олысы) башкаласы Сарай шәһәренең бер өлеше, ул Әстерхан өлкәсенең Хәрәбәле районындагы Актүбә елгасы ярында урнашкан. Селитренное шәһәрлеге Евразия территориясендә Алтын Урда чорының иң зур археологик ядкәре булып тора.

2022 елда Татарстан Республикасының «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау (2020-2024 еллар)» дәүләт программасы кысаларында Селитренное шәһәрлеген өйрәнү дәвам ителде. Әлеге тикшеренүләрдә “Ватан тарихы” фондының да ярдәме бик зур булды.

Экспедиция эшендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең А.Х. Халиков исемендәге Археология институты, Мари дәүләт университеты хезмәткәрләре һәм студентлары катнашты. Экспедиция җитәкчеләре  – тарих фәннәре докторы Ю.А. Зеленеев һәм тарих фәннәре кандидаты  Е.М. Пигарев.

2022 елгы тикшеренүләр барышында 190 м2 дан артык мәйданда пыяла ясау остаханәсе хуҗасының  йортын өйрәнү дәвам иттелде. Йортның көнчыгыш һәм көньяк чикләре билгеләнде, эчке бүлмәләр тикшерелде.

Тикшеренүләр барышында алынган әйберләр коллекциясе күпсанлы пыяла эшләнмәләрдән, сөяк һәм тимер эшләнмәләреннән, җирле һәм чит илдә җитештергән керамик эшләнмәләрдән тора. Нумизматик коллекциядә 60тан артык бакыр һәм көмеш тәңкә исәпләнде. Гомуми табылдыклар арасында Селитренное шәһәрлеге өчен сирәк очрый торган: уеп ясалган бизәкле сөяк тоткыч, агач бизәкле чәч кыстыргыч, алтын бөртек, гарәп язулы савытның бер кисәге, Газиз-Шәех ханның көмеш дирһәме, бакыр бизәкле бизәнү әйберләре дә булды. Тикшеренүләр 2023 елгы кыр сезонында дәвам ителер дип планлаштырылды.