Түбән Новгород өлкәсендә археологик тикшеренүләр

ТР Фәннәр академиясенең А.Х. Халиков исемендәге археология институты, С.П. Королев исемендәге Самара милли тикшеренү университеты һәм РФА Археология институты белән берлектә, Түбән Новгород өлкәсендәге Пилнә I  каберлегендә саклау-коткару тикшеренүләре алып бардылар.

Пилнә I каберлеге б.э. I-III гасырларда писерал-андреевка тибындагы һәйкәлләр санына карый. Берничә ел дәвамында законсыз рәвештә казу эшләре алып бару нәтиҗәсендә каберлекнең хәзерге халәте канәгатьләнерлек түгел дип табылды.

Экспедиция эшендә югарыда әйтелгән фәнни һәм фәнни-мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләреннән тыш, В.И.Ульянов исемендәге Санкт-Петербург дәүләт электротехника университеты базасында төзелгән «Меридиан» студентлар археология отряды да катнаша.