Башкортостан Республикасында археологик тикшеренүләр

Татарстан Фәннәр академиясенең А.Х. Халиков исемендәге археология институты, Россия Фәннәр академиясенең Р.Г. Кузеев исемендәге Этнологик тикшеренүләр институты белән берлектә, Башкортстан Республикасының Борай районында Бустанай курган каберлегендә археологик тикшеренүләр алып бардылар.

Тикшеренүләр 2023-2025 елларда Урал буенда Халыкларның бөек күчеше чоры һәйкәлләрен өйрәнү буенча уртак фәнни тикшеренүләр планы кысаларында үткәрелә.

Бустанай курган каберлеге 2011 елда ачылган. Тикшерелгән курганалар кушнаренко археологик культурасы халкы тарафыннан калдырылган һәм безнең эраның VI гасыры ахыры – VII гасыры башы белән билгеләнгән.

Археологик тикшеренүләр кысаларында Башкортстан Республикасының Борай районында «Иртә тимер гасыр һәм урта гасырларда Идел-Урал буе» кыр фәнни семинары уздыру планлаштырыла.

Семинарда эшләү өчен археология белгечләре, фәнни хезмәткәрләр, студентлар, туган якны өйрәнүчеләр, район хакимияте, мәгариф һәм мәдәният бүлекләре хезмәткәрләре чакырыла.

 

«Иртә тимер гасыр һәм урта гасырларда Идел-Урал буе»

фәнни семинарның программасы

 Семинар вакыты:  2023 елның 17 августы (15:00).

Фәнни семинар уздыру урыны: Башкортстан Республикасы, Борай районы, Абдулла авылы (археологик экспедициянең кыр лагере).

Семинар ачылышы:

Емелин Сергей Михайлович, Россия Фәннәр академиясенең Р.Г. Кузеев исемендәге Этнологик тикшеренүләр институты директоры, юридик фәннәр докторы, профессор.

Ситдыйков Айрат Габит улы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең А.Х. Халиков исемендәге Археология институты директоры, тарих фәннәре докторы, профессор, ТР Фәннәр академиясе  академигы.

 

Докладлар:

Саттаров Рузил Раил улы, ТР Фәннәр академиясенең А.Х. Халиков исемендәге Археология институтының гыйльми сәркатибе, тарих фәннәре  кандидаты.

Докладның темасы: «Эр чигендә Урал алды утрак һәм күчмә халкының үзара бәйләнеше (пьянобор мәдәнияте һәйкәлләре материаллары буенча)»

Колонских  Александр Геннадьевич,  Россия Фәннәр академиясенең Р.Г. Кузеев исемендәге Этнологик тикшеренүләр институтының Көньяк Уралдагы археологик мирасы бүлеге кече фәнни хезмәткәре.

Докладның темасы: «Уфа-Бельск елгалары арасында халыкларның Бөек күчеш чоры һәйкәлләре».

Ситдыйков Айрат Габит улы, ТР Фәннәр академиясенең А.Х. Халиков исемендәге Археология институты директоры, профессор, ТР Фәннәр академисе академигы.

Докладның темасы: «Алтын Урда чорында Идел буеның матди мәдәнияте».

Тузбәков Айнур Илфат улы, Россия Фәннәр академиясенең Р.Г. Кузеев исемендәге Этнологик тикшеренүләр институтының Көньяк Урал археологик мирасы бүлеге мөдире, тарих фәннәре кандидаты.

Докладның темасы: «Алтын Урда җирлеген тикшерүнең беренчел нәтиҗәләре: «Подымалово-1 торак пункты».

Докладлар буенча фикер алышу.