Татарстан Республикасы Археология музее «Фән янәшәдә» проекты кысаларында экскурсия үткәрде

10 августта ТР ФАнең А.Х.Халиков исемендәге Археология институты ТР Археология музее археолог һөнәренә кушылырга теләүче укучылар төркемен кабул итте.

Катнашучылар өчен фәнни-танып белү экскурсиясе үткәрелде, анда алар музей фондларында сакланган Татарстан Республикасының иң бай археологик мирасы һәм табылдыклар белән эшләүнең төп этаплары белән таныштылар.

Балалар әйберләрне камераль эшкәртүне, реставрация чараларын, музей белгечләренең археологик әйберләр белән эшүләрен күзәтеп кенә калмадылар, шулай ук предметларны системалаштыруда, төрүдә һәм үлчәмнәрне алуда да турыдан-туры катнаштылар.

Чара 15 августта билгеләп үтелә торган Археолог көне алдыннан уздырылды.  ТР Археология музее проекты «Фән янәшәдә» инициативасы кысаларында һәм унъеллык фән һәм технологияләр чаралары планын гамәлгә ашыру кысаларында «Милли өстенлекләр» коммерцияле булмаган автоном оешмасы тарафыннан хупланды, аларның төп бурычы – талантлы  яшьләрне тикшеренүләр һәм эшләнмәләр өлкәсенә җәлеп итү. Фәнни-танып белү экскурсияләре форматы укучыларга фәнни тикшеренүләргә тизрәк кушылырга, аларның әһәмиятен аңларга ярдәм итә һәм һөнәри ориентациянең нәтиҗәле ысулы булып хезмәт итә.