Россия тарих җәмгыятенең җыелышы

2021 елның 30 июнендә Россия Федерациясе Тышкы эшләр министрлыгының Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институтында (МГИМО) С.Е. Нарышкин рәислегендә Россия тарих җәмгыятенең еллык гомуми җыелышы узды. Чара катнаш форматта узды – МГИМО бинасында һәм онлайн Zoom мәйданчыгында.

Чарада тарихчылар, җәмәгать эшлеклеләре, архив хезмәткәрләре, шулай ук югары уку йортлары укытучылары катнашты. Бу чарада Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең А.Х. Халиков исемендәге Археология институты исеменнән ТР ФА әгъза-корреспонденты Айрат Габит улы Ситдыйков катнашты.

Утырышта катнашучылар җәмгыятьнең узган елда башкарылган эшлэренә  йомгак ясадылар, тарихи белем бирүнең үсеш перспективалары турында фикер алыштылар, зур юбилей даталарына бәйле Россия тарихи җәмгыяте эшчәнлеге мәсьәләләре турында фикер алыштылар (Бөек Ватан сугышы башлануның 80 еллыгын, заманча Россия дәүләтчелегенең 30 еллыгын һ. б.)