ТР Археология институты һәм Сарытау өлкәсенең төбәк татар милли-мәдәни автономиясе фәнни-мәгариф хезмәттәшлек турында килешү имзалады

3 августта Саратов шәһәрендә археология институты вәкилләре –  җитәкче А.Г. Ситдыйков һәм урта гасыр археологиясе бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре Р. Р. Вәлиев «Сарытау өлкәсенең төбәк татар милли-мәдәни автономиясе» иҗтимагый оешмасы активы белән очрашты.  Очрашу барышында үзара фәнни-мәгариф хезмәттәшлек турында килешү имзалады. Очрашуда шулай ук татар җәмәгатьчелеге вәкилләренең «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау» республика программасы буенча Увек шәһәрчегендә Археология институты үткәрә торган археологик тикшеренүләрдә катнашуы турында фикер алыштылар. Моннан тыш, Саратов шәһәренең татар гимназиясендә ТР археология институты хезмәткәрләре Алтын Урда мәдәни мирасы турында лекция укыдылар һәм Увек шәһәрчегендә һәм аның округында үткәрелгән эш нәтиҗәләре турында сөйләделәр.