Зәбирова Фәридә Мөхәммәд Кызы Истәлегенә

2021 елның 27 июнендә кайгылы хәбәр килде – Татарстан Республикасының Атказанган архитекторы, ICOMOS UNESCO региональ бүлеге Президиумы әгъзасы, Бөтенроссия Тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен саклау җәмгыятенең Татарстан Республикасы бүлеге рәисе, тарихи-мәдәни һәм архитектура мирасын реставрацияләү һәм саклау өлкәсендә эшләүче эксперт Зәбирова Фәридә Мөхәммәт кызы вафат булды.

Фәридә Мөхәммәд кызы озак еллар дәвамында безнең төбәкнең мәдәни мирасын саклау буенча Татарстан Республикасы археологлары белән хезмәттәшлек итте. Фәридә Мөхәммәд кызы ТР ФА А.Х. Халиков исемендәге Археология институты белән берлектә әзерләнгән һәм тормышка ашырылган уртак проектлар саны хисапсыз. Ул Казан Кремле буенча фәнни номинацияләр әзерләүдә актив катнашты, Казан Федераль (Идел буе) университеты, ТР Фәннәр академиясе, ТР тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу фонды, Болгар тарих-археология комплексының һәм Зөя утрау-шәһәрчегенең бөтендөнья универсаль кыйммәтен билгеләү буенча галимнәр һәм белгечләр командасында эшләде. Нәтиҗәдә, бу объектлар ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелде. Ул Казанда, Татарстанда һәм Россиядә шәһәр саклау хәрәкәтен яңа дәрәҗәгә күтәрде.

Фәридә Мөхәммәт кызы вафат булу сәбәпле, Археология институты аның туганнарының, якыннарының һәм хезмәттәшләренең тирән кайгысын уртаклаша. Фәридә апа турындагы якты истәлекләр безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр.

11.02.1954   –   27.06.2021