“Россия халыклары тарихында һәм мәдәниятендә чик буе сызыклары» темасы буенча гамәли киңәшмә

2023 елның 18 октябрендә Болгарда «Россия халыклары тарихында һәм мәдәниятендә чик буе сызыклары» темасына гамәли киңәшмә узды, анда чик буе сызыкларын тарихи-археологик өйрәнүнең актуаль проблемалары, аларны саклау һәм популярлаштыру мәсьәләләре, шулай ук проектны гамәлгә ашыру кысаларында Көнбатыш һәм Көнчыгыш Себер һәм Ерак Көнчыгыш территориясендә барган тикшеренүләр каралды.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу буенча Республика фонды, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең А.Х. Халиков исемендәге Археология институты, Казан (Идел буе) федераль университеты һәм Болгар тарих-архитектура музей-тыюлыгы оештырды. Киңәшмә Россия тарих җәмгыяте һәм «Ватан тарихы» фонды ярдәмендә үткәрелде.
2020 елда, Россия Федерациясе Президенты кушуы буенча, Белгород чик буе сызыклары белән бәйле мәдәни мирас объектларын ачыклау, аларны дәүләт тарафыннан саклау, фәнни өйрәнү һәм танып белү туризмын үстерү максатларында алга таба куллану, шулай ук Белгород чик буе сызыклары объектлары урнашкан урыннар буенча туристлык маршрутын оештыру эшләре башкарылды. 2021 елда проект кысаларында Россиянең Европа өлеше территориясе өйрәнелсә, 2022 елда исә эшләр Урал аръягы, Себер һәм Ерак Көнчыгыш территориясенә кадәр киңәйтелде. Проектны әзерләү координаторы ТР Фәннәр академиясенең А.Х. Халиков исемендәге Археология институты булды.

Россиянең Европа өлеше тикшеренүләре нәтиҗәләре 2022 елның җәендә “Үсеш сызыклары. XVI-XVIII гасырларда Россия чик буендагы тарихи-мәдәни мирас һәйкәлләре» китабы буларак тәкъдим ителде. Китап Россия тарих җәмгыяте, Россия Фәннәр академиясенең Археология институты, Федераль архив агентлыгы, Казан федераль университеты һәм ТР Фәннәр академиясенең А.Х. Халиков исемендәге Археология институты белгечләре тарафыннан әзерләнде.

Гамәли киңәшмәдә 52 кеше катнашты, алар арасында Магадан, Новосибирск, Липецк өлкәләре, Татарстан Республикасы фән һәм мәгариф учреждениеләре галимнәре, Тула өлкәсе һәм Татарстан Республикасы мәдәният учреждениеләре вәкилләре, Самара өлкәсе, Татарстан Республикасының Әлки, Алексеевск, Әлмәт, Буа, Лениногорск, Минзәлә, Яңа Чишмә, Сарман, Спас, Чирмешән, Чистай районнарыннан төбәк һәм муниципаль хакимият вәкилләре, шулай ук Татарстан Республикасы тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу Республика фонды, Россия тарих җәмгыяте һәм «Ватан тарихы» фонды вәкилләре дә бар иде.

Киңәшмәдә ТР ФАнең А.Х.Халиков исемендәге Археология институты директоры, профессор, тарих фәннәре докторы Ситдыйков Айрат Габит улының “Себер ныгытмалары һәм саклау сызыклары: өйрәнүнең актуаль проблемалары”; «Куликово кыры» дәүләт музей-тыюлыгы фәнни сәркатибе, тарих фәннәре кандидаты Воронцов Алексей Михайлович, «Куликово кыры» дәүләт музей-тыюлыгының археологик тикшеренүләр бүлеге мөдире, тарих фәннәре кандидаты Столяров Евгений Васильевичның «Тула чик буе ныгытмаларына карата яңа тикшеренүләр»; РФА Себер бүлеге Археология һәм этнография институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, доцент, тарих фәннәре докторы Бородовский Андрей Павловичның «XVIII гасырда Иртыш саклау сызыгы тирәлеген археологик тикшерү (Россия Федерациясенең Омск өлкәсе Черлак районы); Новосибирск милли тикшеренү дәүләт университетының фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты Горохов Сергей Валерьевичның “XVI гасыр ахырында – XVIII гасыр башында Себер һәм Ерак Көнчыгышта Рус дәүләтенең агач саклау корылмаларының онлайн каталогы”; Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районы башлыгы Айбатов Рамил Тәлгать улының «Чирмешән кирмәне» докладлары тыңланды.

Гамәли киңәшмә нәтиҗәләре буенча XVI-XVIII гасырларда Россия чик буе һәм саклау сызыкларын өйрәнү буенча гамәлгә ашырыла торган проектка якынча нәтиҗәләр ясалды, Россия чик буе тарихи-мәдәни мирас һәйкәлләрен өйрәнүнең һәм аларны, беренче чиратта, җирле халык арасында популярлаштыруның мөһимлеге билгеләп үтелде.