Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясендә җиде томлык «Идел-Урал буе археологиясе» басмасының презентациясе оештырыла

2023 елның 26 октябрендә сәгать 9да Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясендә җиде томлык «Идел-Урал буе археологиясе» басмасының презентациясе узачак.

Басманы әзерләү 2016 елдан башланды һәм ул «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында башкарылды. Басманың авторлык коллективы составына Казан, Мәскәү, Уфа, Ижау, Самара, Йошкар-Ола, Чебоксар, Саранск, Әстерхан, Сыктывкар, Киров шәһәрләре фәнни үзәкләреннән һәм югары уку йортларыннан 100 гә якын тикшеренүче – әйдәп баручы археологлар керде.

Җиде томлык “Идел-Урал буе археологиясе” басмасы Евразия континентының иң әһәмиятле һәм уникаль тарихи-мәдәни өлкәләренең берсе булган археологик тикшеренүләрнең ярты гасырдан артык тәҗрибәсенә заманча академик караштан гыйбарәт. Тикшеренү археологик мәгълүматларга яңача карарга һәм аларны Идел-Урал төбәге халкының борынгы заманнардан алып яңа заманның башлангычына кадәрге тарихын комплекслы реконструкцияләүдә нигез буларак карарга мөмкинлек бирә.

Презентациядә ТР Фәннәр Академиясе президенты Р.Н. Миңнеханов, РФА мөхбир әгъзасы, РФА Археология институты директоры урынбасары П. Г. Гайдуков, «Ватан тарихы» фонды башкарма директоры Р.Г. Гагкуев, В.М. Васильев исемендәге Мари тел, әдәбият һәм тарих фәнни-тикшеренү институты директоры Л.Я. Григорьева, ТР Фәннәр академиясенең Археология институты директоры А.Г. Ситдыйков, җиде томлык басманы төзегән мөхәрирләрнең чыгышлары планлаштырыла.

Презентация җиде томлык “Идел-Урал буе археологиясе” басмасының күргәзмәсе белән бергә алып барыла.
Басманың электрон варинты белән Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе Археология институты сайтында http://archtat.ru/arheology-volgo-uralya “Басмалар һәм журналлар” бүлегендә танышырга мөмкин.

Моннан тыш, чараны онлайн трансляцияләү планлаштырыла (тоташу өчен сылтама: https://anrt.ktalk.ru/py1pnkxwsr7w).