«Европа цивилизациясенең язу тарихы һәм Россия халыкларының язма мәдәнияте» халыкара фәнни конференция

2023 елның 17 октябрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә «Европа цивилизациясенең язу тарихы» проекты кысаларында «Европа цивилизациясенең язу тарихы һәм Россия халыкларының язма мәдәнияте» халыкара фәнни конференция эшли башлады.

Фәнни конференцияне оештыручылар – Татарстан Фәннәр академиясе, Россия Фәннәр академиясенең Санкт-Петербург Тарих институты, Россия Фәннәр академиясенең Рус әдәбияты институты (Пушкин йорты), Россия Фәннәр академиясе китапханәсе, Татарстан Республикасы Милли китапханәсе.

Конференция эшендә Татарстан Республикасы, Мәскәү, Санкт-Петербург, Россия Федерациясе төбәкләре һәм Якын чит илләр (Казахстан, Әзәрбайҗан, Үзбәкстан һ.б.) фәнни мәктәпләреннән латин, грек, кириллица, гарәп, яһүд һәм башка алфавит текстларын өйрәнүче әйдәп баручы белгечләр, текстологлар, лингвистлар, археографлар һәм палеографлар катнаша.

Конференция эшенең төп юнәлешләре: Европа цивилизациясе язуы үсеше контекстында Россия халыкларының язма мәдәнияте; язма мәдәният компоненты буларак кириллица язуы; көнчыгыш цивилизациясенең мәдәни эволюциясе феномены буларак гарәп язуы; төрки язу чыганаклары: рун һәм уйгур; яһүд язуы ядкәрләре: тарихи контексттагы урыны, роле һәм әһәмияте; Европа тарихында грек, латин, әрмән, грузин, глаголица, скандинав рун, пермь язулары; язма мәдәниятне өйрәнүдә нумизматиканың роле.

Пленар утырышта ТР Фәннәр академиясе вице-президенты А.А. Тимерханов; Россия Фәннәр академиясенең Санкт-Петербург Тарих институты директоры А.В. Сиренов; Үзбәкстан Республикасы Фәннәр академиясе вице-президенты, Үзбәкстан Республикасы Фәннәр академиясеның Әбү Рәйхан Беруни исемендәге Көнчыгышны өйрәнү институты директоры Б.А. Абдухәлимов; Ә. Байтурсынов исемендәге Тел белеме институты директоры Фазылҗанова Анар Морат кызы; Әзербайҗан Милли фәннәр академиясенең Мөхәммәт Фөзүли исемендәге Кулъязмалар инстиуты фәнни сәркатибе А.Б. Нәҗафов; Иран Ислам Республикасының Азад Ислам университеты проректоры Биҗан Ранҗабар докладлар белән чыгыш ясадылар.

ТР Фәннәр академиясенең А.Х. Халиков исемендәге Археология институты директоры А.Г. Ситдыйков ТР Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры К.М. Миңнуллин, ТР Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма мирас үзәге мөдире И.Г. Гомәров белән берлектә «Европа цивилизациясендә язу тарихы: язма мирас репрезентациясен стандартлаштыру тәҗрибәсе» интернет-порталын тәкъдим итте. Интернет-порталны эшләү гуманитар белемнәрне интеграцияләү өчен Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең А.Х. Халиков исемендәге Археология институты тарафыннан булдырылган цифрлы киңлек булып торучы «Татарстан һәм татар халкының мәдәни мирасы» мәгълүмат географик системасын булдыру тәҗрибәсенә нигезләнгән. Бу программа эшләнмәсенең төп нигезләмәләре Россия Федерациясе Фән һәм Югары белем министрлыгының федераль гранты кысаларында Россия Фәннәр академиясенең Санкт-Петербург Тарих институты белән берлектә «Язу тарихы» интернет-порталын булдыру өчен нигез булып тора, ул беренче тапкыр Россия архивларыннан кулъязма һәм эпиграфик һәйкәлләрнең цифрлы күчермәләре рәвешендә язуның үрнәкләрен ачык рәвештә тәкъдим иткән, алар язу тарихын төрле традицияләрдә һәм төрле телләрдә тәкъдим итә. Конференция кысаларында “Европа һәм көнчыгыш цивилизациясенең язу тарихы” күргәзмәсе ачылды. Анда тематик рәвештә кириллица традициясенә, гарәп графикасы язуына һәм латин графикасына багышланган өч бүлек тәкъдим ителде. Күргәзмәдә ТР ФА А.Х.Халиков исемендәге Археология институтының Татарстан Республикасы Археология музее фондларыннан кыйммәтле әйберләр тәкъдим ителде: X гасыр уртасы – XI гасыр башы көмеш тәңкәләре – “куфи дирһәмнәр”, Борындык хәзинәсеннән тәңкәләр, XVI йөзнең беренче яртысында архитектура һәм кабер ташлары фрагментлары.

Конференция 19 октябрьгә кадәр «Гарәп графикасы язма чыганаклар», «Кириллица документлары», «Яңа һәм хәзерге заман язма традицияләре. Россия халыкларының язма мәдәнияте», «Грек һәм латин кулъязмалары», «Язма мәдәниятне өйрәнүдә эпиграфия һәм нумизматика», «Яһүд, әрмән, пермь язулары һәм катнаш традиция язулары» кебек секцияләр утырышлары белән дәвам итәчәк.

Фәнни дискуссияләрдән тыш, “Кәгазьдән ясалган әйберләрне реставрацияләү. Кулъязмаларны һәм китапларны реставрацияләү үзенчәлекләре” буенча ачык лекция үткәрү, шулай ук каллиграфия буенча мастер-класслар һәм экскурсия программасы дә планлаштырыла.