Рөстәм Миңнеханов Археология институты белгечләре катнашында тарихи җирлекләрне саклау буенча ведомствоара комиссия утырышын уздырды

2022 елның 24 августында ТРның  Хөкүмәт йортында Биләр тарихи җирлегендә шәһәр төзелеше эшчәнлеге мәсьәләсе буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы узды.

Утырышны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Бу чарада  ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, Казан мэры Илсур Метшин, ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты вәкилләре, ТР Фәннәр академиясенең А.Х.Халиков исемендәге Археология институты җитәкчесе Айрат Ситдыйков, «Мәскәү Генпланы институты» ДАУның «Тарихи җирлекләрне планлаштыру һәм анализлау» остаханәсе җитәкчесе Дмитрий Верховский һәм башкалар катнашты.

Фикер алышуда ТР Фәннәр академиясенең А.Х.Халиков исемендәге Археология институты хезмәткәрләре һәм «Мәскәү Генпланы институты» ДАУ «Тарихи җирлекләрне планлаштыру һәм анализлау» остаханәсе белән берлектә башкарылган Биләр авылы тарихи җирлеген саклау, территория чикләре,  файдалану режимына таләпләр һәм шәһәр төзелеше регламентлары проекты каралды.

Утырышта ТР ФАнең А.Х.Халиков исемендәге Археология институты башлыгы Айрат Ситдиков һәм «Мәскәү Генпланы институты» ДАУның «Тарихи җирлекләрне планлаштыру һәм анализлау» остаханәсе башлыгы Дмитрий Верховский доклад белән чыгыш ясадылар.

Биләр тарихи җирлекне саклау предметы булып,  шул исәптән тарихи кыйммәткә ия шәһәр буларак формалаштыручы объектлар (якынча 30) бар, алар арасында: тарихи-географик музей бинасы, Калинин урамы, 1 нче сан адресы буенча урнашкан  Мәдәният йорты, Кызыл Армия, Куйбышев, Киров һәм башка урамнардагы кайбер торак йортлар.

Рөстәм Миңнеханов бер атна вакыт эчендә, барлык кирәкле белгечләрне һәм ведомстволарны, шул исәптән мәдәни мирас объектларын саклау буенча Татарстан Республикасы комитетын җәлеп итеп, Биләр авылындагы тарихи җирлекнең саклау предметы, территорияләре чикләре, куллану режимнарына таләпләр һәм шәһәр төзелеше регламентлары проекты буенча уртак фикергә килүне алгы планга куйды.  Ул ассызыклаганча, бу, беренче чиратта, шәһәрнең йөзен, статусын саклап калырга һәм тарихи җирлек чикләрен билгеләргә мөмкинлек бирәчәк. “Зур эш башкарылды”, – диде ул. – Мин Биләрдә булдым, бүген бу документтан башка шәһәргә яшәп булмый, ул үсәргә тиеш», дип ассызыклады.