«Археологиядә дисциплинарара тикшеренүләр: казанышлар һәм проблемалар» халыкара яшьләр фәнни-гамәли конференциясе

2022 елның 27 августында Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгының «922 елда Идел буе болгарларының Ислам динен кабул итү хөрмәтенә куелган истәлек билгесе» музей-күргәзмә комплексында «Археологиядә дисциплинарара тикшеренүләр: казанышлар һәм проблемалар» дигән халыкара яшьләр фәнни-гамәли конференциясе узды. Әлеге конференция традицион рәвештә Болгарда 2022 елның 15-28 августларында узган IX Халыкара археология мәктәбе эшен йомгаклау белән тәмамлады.

Мәктәп эше барышында тыңлаучылар «Археозология», «Борынгы керамика: тарих, технология, реставрация», «Палеоантропология», «Археологик фәннәрне реставрацияләү» юнәлешләре буенча укыту программалары белән таныша алдылар. Секцияләр программасы теге яки бу материал белән эшләүнең төп белемнәрен һәм күнекмәләрен үзләштерүгә, шулай ук аларны практикада куллануга юнәлдерелгән иде. Әлеге мәктәптә белем бирүнең мөһим шарты булып белемнәрне осталыкка һәм күнекмәләргә конвертацияләү тора, чөнки гамәли дәресләрсез алынган белемнәрне тулы күләмдә гамәлгә ашыру, шулай ук аларны үзләштерүнең уңышын бәяләү  кыен. «Археозология» секциясендә катнашучылар хайваннарның сөяк калдыкларын ачыклый алдылар, «Борынгы керамика: тарих, технология, реставрация» секциясен тыңлаучылар үз куллары белән пластик чимал әзерләделәр, керамик эшләнмәләр ясадылар һәм аларны мичтә яндырдылар, шулай ук микроскоп астында шаблоннар коллекциясен карадылар. Быел «Палеоанропология» секциясендә гадәттән тыш күп тыңлаучылар булды. Бу секциянең быел ике төркем буенча узуы белән аңлатыла – башлап җибәрүчеләр һәм дәвам итүчеләр. Башлап җибәрүчеләр өчен  бу өлкә белән беренче танышу оештырылды, алар остеометрия, краниология, одонтология турында мәгълүмат алдылар, калдыкларның  җенесен һәм яшен билгеләргә өйрәнделәр. Икенче төркем тирәнтен программа буенча укыды – алар палеоантропологик материал белән эшләүнең кайбер катлаулы ысулларын үзләштерделәр.  «Археологик предметларны реставрацияләү» секциясендә катнашучылар төсле металл һәм керамикадан ясалган әйберләрне консервацияләү (саклау) һәм реставрацияләүнең (торгызу) барлык этаплары белән таныштылар. Һәр тыңлаучы алган белемнәрен археологик эшләнмәләрне реставрацияләгәндә куллана алды, шулай ук алар өчен реставрация паспортлары да тупланды.

Соңгы конференциядә тыңлаучылар үзләренең фәнни тикшеренүләре нәтиҗәләре белән уртаклаштылар, алар борыңгы Мисыр күмү йоласыннан алып геоинформацион технологияләргә кадәрге төрле проблемаларны үз эченә алган. Барлык докладлар да археология мәктәбендә катнашучылар арасында зур кызыксыну уятты.