IX Халыкара археология мәктәбен ачу

2022 елның 16 августында Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгында, «922 елда Идел буе болгарларының Ислам динен кабул итү хөрмәтенә куелган истәлек билгесе» күргәзмә комплексының конференц-залында IX Халыкара археология мәктәбе ачылды, ул быел ике этапта: 15-28 августта Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгы базасында, 12-25 сентябрьда Үзбәкстан Республикасы Сәмәрканд шәһәрендә узачак.

IX Халыкара археология мәктәбен ачылуны оештыруда  ТР ФА А.Х. Халиков исемендәге Археология институты, Казан (Идел буе) федераль университеты, Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгы, Үзәк Азия тикшеренүләре халыкара үзәге, Сәмәрканд дәүләт университеты, «Ефәк юлы» халыкара туризм университеты зур роль уйнады.

Мәктәп ачылу уңаеннан ТР ФА А.Х. Халиков исемендәге Археология институтының гыйльми сәркатибе Р. Р. Саттаров, Мәскәү дәүләт университетының антропология фәнни-тикшеренү институтының һәм музееның өлкән фәнни хезмәткәре, палеоантропологик тикшеренүләр фәнни-агарту үзәгенең фән буенча директор урынбасары Д. В. Пежемский катнашучыларга сәламләү һәм котлау сүзләрен  җиткерделәр.

Кунаклар арасында, Болгар музей-тыюлыгының фән буенча директор урынбасары А. Н. Фәсхетдиновны, гомуми мәсьәләләр буенча директор урынбасары Р. Г. Әхмәтҗановны һәм башка хезмәткәрләрне күрү бик куанычлы күренеш булды.

Мәктәпнең I этабында дөньяның төрле илләреннән — Россия, Белоруссия, Колумбия, Сирия, Төркия, Палестинадан 50 дән артык кеше катнашты. Яшь тикшерүчеләр ике атна эчендә, тарихи-мәдәни мирасны өйрәнү һәм саклау кысаларында, археозология; борыңгы керамика: тарих, технология һәм реставрация; палеоантропология; археологик предметларны торгызу кебек фәнни юнәлешләр өчен дисциплинар карашларны үзләштерергә тиешләр.   Шулай ук тыңлаучыларны Россия Федерациясенең мәдәни мирасын саклау һәм өйрәнү мәсьәләләре, кыр тикшеренүләренең актуаль технологияләре белән таныштыруга юнәлдерелгән кыр дәресләре һәм лекцияләр планлаштырылган.