«Поволжская археология» журналына – 10 ел

2023 елның 23 мартында Мари дәүләт университетында «Поволжская археология» («Идел буе археологиясе») халыкара рецензияләнә торган журналның 10 еллык юбилеена багышланган түгәрәк өстәл узды. Журналда Идел буе төбәгендә генә түгел, ә бөтен Евразия киңлегендә үткәрелгән археологик тикшеренүләрнең нәтиҗәләре басылып чыга, археология фәненең яңа казанышлары яктыртыла. Журнал 2012 елдан башлап Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең А.Х. Халиков исемендәге Археология институты һәм Мари дәүләт университеты тарафыннан берлектә басылып чыга.

Түгәрәк өстәл утырышын Мари дәүләт университеты ректоры, икътисад фәннәре докторы, педагогия фәннәре кандидаты Михаил Николаевич Швецов башлап җибәрде. Чарада Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең А.Х. Халиков исемендәге Археология институты директоры, журналның баш мөхәррире Айрат Габит улы Ситдыйков, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Археология институтының урта гасыр археология бүлеге баш фәнни хезмәткәре, журналның баш мөхәррире беренче урынбасары Фаяз Шәрип улы Хуҗин, Мари дәүләт университетының гомуми тарих кафедрасы доценты, кафедра мөдире, журналның баш мөхәррире урынбасары Юрий Анатольевич Зеленеев һәм Мари дәүләт университеты уку-фәнни археология-этнология үзәге башлыгы Евгений Михайлович Пигарев докладлар белән чыгыш ясадылар. Алар чыгышларында журналның  оештырылу тарихы һәм  үсеш перспективалары, аның халыкара фәнни-мәгълүмати киңлектәге урыны, Татарстан һәм Мари Эл  республикалары галимнәренең журнал һәм археологик җәмгыять эшчәнлегенә керткән өлешләре һәм киләчәктә көтелгән эш нәтиҗәләре турында сөйләделәр.

Очрашуда катнашучылар Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең А.Х. Халиков исемендәге Археология институты һәм Мари дәүләт университеты арасындагы тыгыз мөнәсәбәтләренең мөһимлеген ассызыкладылар һәм журнал үсешенең алга таба уртак юллары турында фикер алыштылар.