Леонид Андреевич Беляевны юбилее белән котлыйбыз!

2023 елның 17 мартында тарих фәннәре докторы, РФА мөхбир әгъзасы, РФА Археология институтының Мәскәү Русе археологияce бүлеге мөдире Леонид Андреевич Беляев үзенең 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Л.А. Беляев күпьеллык фәнни эшчәнлеге дәверендә урта гасырлар ахыры һәм элгәре яңа чор Көнчыгыш Европа мәдәниятен тикшерү буенча Россиядә һәм чит илләрдә иң зур белгеч, архитектура археологиясен һәм чиркәү борынгылыкларын өйрәнүдә иң абруйлы шәхесләрнең берсе булып тора. Аның исемен хәзерге заман гуманитар фәннәр өлкәсендә эшләүче галимнәр  Мәскәү Русе һәйкәлләрен өйрәнү, монастырь һәм монастырь некропольләрен казу белән бәйлиләр. Аның тарафыннан Татарстандагы объектларны өйрәнү нәтиҗәләре, аерым алганда Зөядә һәм Болгарда, Идел буе төбәген тикшерүчеләр  өчен зур таяныч булды.

Без Леонид Андреевич Беляевны җитди галим һәм белгеч буларак кына түгел, ә ышанычлы иптәш һәм дус, һәрвакыт авыр минутларда ярдәмгә килергә әзер булган сизгер һәм ярдәмчел кеше буларак та беләбез. Институт коллективы Леонид Андреевичны котлый һәм аңа нык сәламәтлек, яңа ачышлар, масштаблы проектлар һәм хезмәтләр тели!