Г. А. Федоров-Давыдов истәлегенә багышланган «Евразия киңлегендә шәһәр һәм дала мәдәнияте диалогы» IX фәнни конференциясе

2022 елның 16-20 маенда Саратов шәһәрендә Г. А. Федоров-Давыдов истәлегенә багышланган «Евразия киңлегендә шәһәр һәм дала мәдәнияте диалогы» IX бөтенроссия фәнни конференциясе уздырылды. Конференцияне оештыручылар – «Россия – минем тарихым» тарихи паркы (Саратов шәһәре), ТР ФАнең А.Х. Халиков исемендәге Археология институты, Мари дәүләт университеты, «Фәнни-тикшеренү үзәге» АКБО һәм «Тере тарих» АКБО.

Бу чара тарих фәннәре докторы, М.В.Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты профессоры, Идел буе археология экспедициясенә нигез салучыларның берсе һәм җитәкчесе, урта гасыр археологиясе буенча Россия һәм чит ил белгечләре педагогы һәм остазы Герман Алексеевич Федоров-Давыдов (1931-2000) истәлегенә багышлап оештырылды.

Алдагы елларда конференцияләр Түбән Новгородта (2001 ел), Казанда һәм Марий-Эл республикасында (2003 ел), Мәскәүдә (2006 ел), Азовта (2008 ел), Әстерхан өлкәсендә (2011 ел), Болгарда (2013 ел), Ялтада (2016 ел), Пятигорскта (2018 ел) үткәрелгән иде.
Конференциядә Мәскәү, Түбән Новгород, Ростов-на-Дону, Оренбург, Әстерхан, Пенза, Самара, Волгоград, Воронеж, Ульяновск, Уфа, Пятигорск, Азов, Ставрополь крае, шулай ук Калмыкия, Казахстан, Марий Эл, Мордовия, Татарстан, Кырым һәм Донецк республикалары галимнәре Алтын Урда археологиясенә кагылышлы төрле мәсьәләләр буенча 50дән артык докладлар белән чыгыш ясадылар. Конференциягә тәкъдим ителгән докладлар ТР ФАнең А.Х. Халиков исемендәге Археология институты тарафыннан басылып чыгучы «Евразия далалары археологиясе» халыкара рецензияләнә торган фәнни журналда яктыртылды.

Конференциядә катнашучылар докладларның югары фәнни дәрәҗәсен, фәнни чараның яхшы оештырылуын, иҗади атмосферасын, нәтиҗәлелеген һәм уңышлы үтүен ассызыкладылар. Әлеге чарада Г.А. Федоров-Давыдов истәлегенә багышланган X фәнни конференцияне ике елдан Пенза шәһәрендә үткәрү турында карар кабул ителде.