Казан Кремле территориясендә урнашкан кабулханәләр бинасында «Свет веры-Иман нуры» күргәзмәсе ачылды

2022 елның маенда Татарстан Республикасында Идел буе Болгар дәүләтендә ирекле һәм рәсми рәвештә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итү узачак. Бу гаяь зур иҗтимагый-сәяси һәм мәдәни әһәмияткә ия булган вакыйга музей өлкәсендә дә тиешле чагылыш тапты. 20 майда, юбилей тантаналары кысаларында, Казан Кремленең күргәзмәләр залларында «Свет веры – Иман нуры» күргәзмәсе ачылды.

Күргәзмәне әзерләүдә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы химаясендә әйдәп баручы фәнни үзәкләр, ТР музей һәм китапханә институтцияләре: «Казан Кремле» музей-тыюлыгы, ТР Милли музее, Болгар тарих-архитектура музей-тыюлыгы, Казан шәһәре музей комплексы, ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее, Н.И. Лобачевский исемендәге Фәнни китапханә, ТР Милли китапханә, ТР ФАнең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының «Мирасханә» язма һәм музыкаль мирас үзәге катнашты.  Экспозиция проекты ТР ФАнең А.Х. Халиков исемендәге Археология институты җитәкчелегендә оештырылды.

Күргәзмәнең сюжетлары «Исламның биш баганасы» идеясе тирәсендә төзелә: иман формулалары, догалар, пост, сәдака, хаҗ кылу. Күргәзмәдә беренче тапкыр безнең төбәктә исламның күпгасырлык тарихын чагылдыручы уникаль әйберләр:  сирәк кулъязмалар һәм борынгы китаплар, Болгар һәм Алтын Урда тәңкәләре, Каратун иң зур хәзинәсендәге җучи тәңкәләр, күренекле татар дин белгечләренең һәм педагогларының әсәрләре һәм автографлары, Идел буендагы традицион мөселман мәдәнияте предметлары тәкъдим ителде.

Күргәзмә 2022 елның 20 августына кадәр эшләячәк.