“Евразия далалары археологиясе” журналы Scopus исемлегенә кертелде

2022 елның октябрендә контентны сайлап алу буенча Scopus консультатив советы тарафыннан «Евразия далалары археологиясе» журналын Scopus мәгълүматларының халыкара рефератив базасына кертү турында карар кабул ителә.

«Евразия далалары археологиясе» фәнни журналы 2007 елдан чыга башлый. Ул “Евразия далалары археологиясе” фәнни җыентыклары сериясе буларак башлана һәм Евразия далаларының урта гасыр археологиясе Халыкара конгрессының рәсми басмасы булып санала, аның беренче номеры Казанда чыкты. Бу сериядә 25 том дөнья күрде, ул хәзер дә журналга кушымта буларак чыгуын дәвам итә. 2019 елдан «Евразия далалары археологиясе» журналы ВАКның рецензияләнә торган фәнни басмасы булып тора.

Археологик тикшеренүләрнең нәтиҗәләрен, шул исәптән археологик һәм табигый фәннәр комплексын, шулай ук актуаль тарихи материалларны бастырып чыгару да журналның өстенлекле бурычы булып санала. Журнал төрле эпохалар һәм катнаш тарихи дисциплиналар, далалы Евразия археологиясенең әһәмиятле проблемалары буенча белгечләрнең фикерен чагылдыра, археологиянең актуаль мәсьәләләре буенча продуктив фикер алышуга ярдәм итә. Журналның редакция советы составына 15 фәнни үзәктән – Испания, Франция, Германия, Финляндия, Румыния, Болгария һәм Рәсәйдән 17 галим керде.

Консультатив совет рецензиясендә билгеләп үтелгәнчә, “Евразия далалары археологиясе” журналы халыкара редакция советына һәм редакция коллегиясенә ия перспективалы һәм яхшы оештырылган журнал ул.