«Ананьино дөньясы»: Төньяк Евразиядәге бронза һәм элгәрге тимер гасыры дәвере ахырында культурогенез процесслар» Бөтенрәсәй конференциясе

2022 елның 3-6 октябрендә Алабуга шәһәрендә, археолог һәм этнограф Б.С. Жуковның тууына 130 ел тулуга багышланган, «Ананьино дөньясы»: Төньяк Евразиядә бронза һәм элгәрге тимер гасыры дәвере ахырында культурогенез процесслары» дип аталган Бөтенрәсәй конференциясе булып үтте.

Конференцияне Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең А.Х. Халиков исемендәге Археология институты, Рәсәй Фәннәр академиясенең Археология институты, Казан федераль университеты, Алабуга дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы оештырды.

Конференция эшендә Рәсәй Федерациясенең 40 төбәгеннән: Вологда, Екатеринбург, Алабуга, Ижау, Йошкар-Ола, Казан, Кострома, Красноярск, Мәскәү, Пермь, Петрозаводск, Самара, Ульяновск, Уфа калаларындагы фәнни үзәкләрдән галимнәр катнашты.

Конференция эше барышында бронза – элгәрге тимер дәвере археологиясенә караган түбәндәге мөһим мәсьәләләр хакында фикерләштеләр: соңгы чор бронза гасырына караган археологик культуралар һәм аларның Төньяк Евразиядәге элгәрге тимер гасырын формалаштырудагы рольләре, элгәрге тимер гасырында Төньяк Евразиядәге интеграцион һәм үзгәрүсез сакланышлы процесслар: урман һәм дала, б.э.к II-I гасыр ахырында Көнчыгыш Европадагы урманлы өлкәләрдә культурогенез процесслары, ананьино мәдәни-тарихын чагылдырган һәйкәлләр, б.э.к. I меңеллык ахырында – б.э. I меңеллык башында Төньяк Евразия культура киңлегенең трансформацияләнүе.

Конференцияд эшендә катнашучылар өчен Алабуга дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгындагы музей-күргәзмә объектларына экскурсияләр оештырылды. Кунаклар В.М. Бехтерев исемендәге өяз медицинасы музеенда, Н.А. Дурованың музей-утарында, М.И. Цветаеваның Хәтер йортында, «Портомойня» музеенда, И.И. Шишкинның музей-йортында, Хәзерге чор этносәнгать музеенда, Шәһәр тарихы музеенда булдылар. Галимнәр «Алабуга («Шайтан каласы»)» тарих-археология комплексы белән таныштылар һәм федераль әһәмияткә ия «Ананьино каберлеге» мәдәни мирас объектында булдылар.