X Халыкара археология мәктәбе Болгарда 2023 елның 14 августыннан 27 августына кадәр узачак

Болгарда Халыкара археология мәктәбе янәдән мәдәни мирасны саклау һәм өйрәнү өлкәсендә дөнья фәненең яңа практикалары белән танышырга теләгән яшь археологларны һәм башка өлкәләрдәге белгечләрне үзенә җыя.

2023 елда X Халыкара археология мәктәбенең фәнни-мәгариф программаларында Россия, Үзбәкстан, Беларусия һәм Молдовадан 80гә якын катнашучы киләчәк.

Чара 2023 елның 14 августыннан 27 августына кадәр Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгы базасында узачак.

Болгар шәһәрендә Халыкара археология мәктәбе 2014 елдан бирле уздырыла. Ул ел саен Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең А.Х. Халиков исемендәге Археология институты, Казан (Идел буе) федераль университеты һәм Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгының уртак тырышлыгы белән оештырыла. Быел мәктәп ике этапта уздырыла: беренчесе 2023 елның 26 июньнән 9 июленә кадәр Кыргызстан Республикасының Ош шәһәрендә булды, икенчесе 2023 елның 14 августыннан 27 августына кадәр Татарстан Республикасының Болгар шәһәрендә узачак.

Мәктәп эше дүрт фәнни-белем бирү практикасы программасы кысаларында оештырыла: «Археологик пыяла: тарих, технология, реставрация», «Археологиядә геомәгълүмат технологияләре», «Палеоантропология», «Органик материаллардан археологик әйберләрне реставрацияләү». Укытучылар сыйфатында Россиянең эре фәнни һәм мәгариф үзәкләреннән: МДУ, Эрмитаж, Палеоэтнологик тикшеренү үзәге, РФА Этнология һәм антропология институты, КФУның әйдәп баручы белгечләре чыгыш ясаячак.

Мәктәпнең белем бирү программалары тыңлаучыларны мәдәни мирас объектларын саклау һәм өйрәнү өлкәсендә Татарстан тәҗрибәсе белән танышуга, шулай ук археология фәнендә яңа алымнар һәм ысуллар белән таныштыруга юнәлдерелгән гомуми лекцияләр һәм практик дәресләр белән тулыландырылачак.

Мәктәп яшь галимнәрнең (Россия һәм чит ил студентлары һәм аспирантлары) яңа ысуллар белән танышу, актуаль мәгълүматлар тәкъдим итү һәм хезмәттәшлек итү ихтыяҗларына юнәлдерелгән. Катнашучылар үзләренең уникаль иҗади проектларын тәкъдим итү, алар турында фикер алышу, эксперт бәяләмәсе алу мөмкинлегенә ия.

Мәктәп гадәттәгечә халыкара фәнни-гамәли конференция белән тәмамлана, анда яшь галимнәр һәм студентлар үзләренең фәнни эшләренең нәтиҗәләрен тәкъдим итә алалар.