«Агач гасыр. Археологик мирас объектларын өйрәнү, саклау һәм тәкъдим итүнең актуаль мәсьәләләре» халыкара фәнни-гамәли конференциясе

1 июньнән 3 июньгә кадәр Брест шәһәрендә «Берестье» археология музее ачылуының 40 еллыгына багышланган «Агач гасыр. Археологик мирас объектларын өйрәнү, саклау һәм тәкъдим итүнең актуаль мәсьәләләре» дип аталган халыкара фәнни-гамәли конференция узачак.

.Конференция «Беларус Милли фәннәр Академиясенең Тарих институты» дәүләт фәнни учреждениесе, «Брест өлкә Туган якны өйрәнү музее» мәдәният учреждениесе, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең А.Х. Халиков исемендәге  Археология институты, «Беловежская пуща» милли паркы»дәүләт табигать саклау учреждениесе ярдәме белән оештырыла.

Халыкара форум эшендә Беларус Милли тарих институты, Беларус Милли тарих музее, Полоцкий дәүләт университеты, РФА Археология институты, М.В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты, Реставрация дәүләт фәнни-тикшеренү институты, «Эрмитаж», А. Х. Халиков исемендәге Археология институты вәкилләре катнаша.

Конференция  түбәндәге юнәлешләр буенча оештырыла::

* Беларусиянең археологик мирасын өйрәнү һәм саклау: консервация, реставрация, музейлаштыру. Актуаль проблемалар һәм перспективалар;

* Агачтан археологик объектлар: өйрәнү, кыр тикшеренүләре методикалары, консервацияләү мәсьәләләре. Тарих һәм хәзерге заман (В. Е. Вихровның тууына 110 ел туу уңаеннан );

* Беларусиянең борынгы, Урта гасыр һәм Яңа заман чорында матди һәм рухи мәдәниятен археологик яктан тикшерүләрнең актуаль проблемалары;

* Музейларның, академик институтларның, югары уку йортларының, фәнни-тикшеренү үзәкләренең археологик мирасын саклау мәсьәләләре буенча хезмәттәшлеге;

* Туристлык өлкәсендә археологик мирасны куллануның теоретик һәм практик мәсьәләләре.

Конференциянең форматы: очно һәм дистанцион.

Zoom:

https://us05web.zoom.us/j/7355327173?pwd=a2dudmhqZUJIQVdnMW1DN1M0NVp6dz09

Идентификатор конференции: 735 532 7173

Код доступа: VGhmg8

 

ПРОГРАММА