«Идел буе археологиясе» фәнни журналы Q1 квартиленә кертелде

Испаниядә урнашкан SCimago Халыкара тикшеренү оешмасы фәнни журналларның еллык рейтингын бастырып чыгарды. SCImago дөньякүләм рейтинглары арасында Scopus базасында индексацияләнә торган фәнни күрсәткечләргә һәм фәнни продукциягә юнәлтелә.

«Идел буе археологиясе» фәнни журнал эшчәнлегенә SCImago  тарафыннан анализ ясау нәтиҗәсендә, ул Q1 квартиленә (дүрт дәрәҗәдән иң югары) кертелде. Әлеге  система, нинди фән өлкәсе булуына карамастан, журналның фәнни сыйфатын һәм дәрәҗәсен объектив бәяләргә мөмкинлек бирә.

«Идел буе археологиясе» фәнни журналы SCImago сәнгать һәм гуманитар фәннәр буенча журналлар рейтингында Россия журналларының 85е арасында 6 урынны (2019 елда – 66ы арасында 17 урын), дөньяда 4190 журналлар арасында 535 урынны (2019 – 4173 арасында 1089 урын), шулай ук Россия журналлары арасында археология фәне рейтингы буенча 3 урынны алып тора. Социаль фәннәр буенча «Археология» рейтингында «Идел буе археологиясе» журналы Россия журналлары арасында 2 урында тора.

Белешмә: SCImago Journal Rank – абруйлы фәнни-метрик күрсәткеч. Әлеге күрсәткеч журналның  тикшеренү өлкәсенә, сыйфатына һәм репутациясенә турыдан-туры йогынты ясый. SJR фәнни журналларның йогынтысын үлчи, әлеге журналга сылтанмалар санын һәм әлеге сылтанмалар белән басылган журналларның әһәмиятен һәм абруен тигез дәрәҗәдә исәпкә ала.  Бу индикатор журналның размерына бәйле түгел – ул   журналларны «мәкаләнең уртача абруе» буенча рейтингка бүлә һәм шуңа күрә фәнни эшчәнлекне бәяләү буенча төрле журналларны чагыштыру өчен файдалануда уңайлы.