VI (XXII) Бөтенроссия археология съезды

2022 елның 5-9 июнендә Самара шәһәрендә VI (XXII) Бөтенроссия археология съезды узачак. Әлеге чара  Самара дәүләт социаль-педагогика университеты (СДСПУ), РФА Археология (Мәскәү шәһәре), РФАнең Матди мәдәният (Санкт-Петербург шәһәре) һәм РФА Себер бүлегенең Археология һәм этнография   (Новосибирск шәһәре) институтлары белән берлектә уздырыла. Самара өлкәсе хөкүмәте, П. В. Алабин исемендәге Самара өлкәсенең Туган якны өйрәнү музее, академик С. П. Королев исемендәге Самара милли тикшеренү университеты, Самара дәүләт мәдәният институты, Самара археология җәмгыяте һәм Россия Фәннәр академиясенең  Самара федераль тикшеренү үзәге ярдәме белән оештырыла.  Чараның форматы катнаш: турыдан-туры (очно) һәм zoom-конференция.

Съездның максаты: фәнни хезмәттәшлекне киңәйтү, мәдәни мирасны өйрәнү һәм саклау, археология фәненең методик базасын үстерү һәм тәҗрибә белән уртаклашу.

VI (XXII) Бөтенроссия археология корылтаеның эше 17 юнәлеш буенча оештырылачак. Съезд эшендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең А.Х. Халиков исемендәге Археология институтының 20дән артык хезмәткәре катнаша, аларның  докладлары түбәндәге секцияләрдә тәкъдим ителгән: Секция 2. Неолитта һәм энеолитта мәдәни процесслар; Секция 6. Евразиядә  б.э. I мең. этномәдәни процесслары; Секция 11. Алтын Урданы, соңрак Византияне һәм Латин Газзариясен археологик яктан өйрәнү.

«Алтын Урданы, поздняя Византияне һәм Латин Газзариясен археологик яктан өйрәнү» секциясе белән Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең А.Х.Халиков исемендәге Археология институты җитәкчелек итә.

Секциянең онлайн-утырышында катнашу өчен түбәндәге электрон почтага мөрәҗәгать итәргә мөмкин: vrr80@yandex.ru Вәлиев Ренат Рафаил улы, т.ф. к., өлкән фәнни хезмәткәр.

Самарада VI Бөтенроссия археология съезды программасы

Пленар утырышның онлайн трансляциясе: https://vk.com/video-153447013_456239680

Съездның рәсми сайты: https://vas.sgspu.ru/