Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең А.Х. Халиков исемендәге Археология институты белән Чуаш дәүләт гуманитар фәннәр институтының Идел алды төбәкләрендәге уртак археологик эзләнүләре

2022 елның 2-7 ноябрендә Чуаш дәүләт гуманитар фәннәр институты һәм Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең А.Х. Халиков исемендәге Археология институты белән берлектә, 2022-2024 еллар аралыгындагы уртак фәнни тикшеренүләр планы кысаларында, Татарстан Республикасының Апас, Буа районнарында, Чуаш Республикасының Яльчик, Батыр, Ибресин, Шумершин районнарында археологик эзләнүләр үткәрелде.

А.Х. Халикова исемендәге Археология институтынан әлеге тикшеренүләрдә катнаштылар: Саклау тикшеренүләре бүлеге фәнни хезмәткәре  Хәмзин Р. Н.; Борынгы археология бүлеге мөдире, тарих фәннәре кандидаты Галимова М. Ш.; Урта гасыр археологиясе бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты Вәлиев Р.Р.; Беренчел археология бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре,  тарих фәннәре кандидаты Лыганов А.В.

Эш барышында Бола һәм Кече Бола елгалары үзәннәре, шулай ук аларның кушылдыклары тикшерелде. Татарстан Республикасы Апас районы Аксу авылы янында кабер ташы теркәлде, шулай ук Тутай курганының һәм Кызыл Тау шәһәрчегенең заманча торышы билгеләнде. Чуаш Республикасының Батыр районы Яншихово авылы янында, Бола елгасының сул як ярында, Алтын Урда авылларын локализацияләү омтылышы ясалды, шулай ук Яңа Котяково авылы тирәсендә Бола елгасының сул кушылдыгы булган  Чесноковка елгасының ике яры да тикшерелде. Моннан тыш, Тигашево шәһәрчеге һәм Тигашево IV авылы (монгол чорына кадәрге вакыт) өйрәнелде. Нәтиҗәдә, бу шәһәрчекнең инструменталь планы ясалды, сөрү җирләрендә керамик материал җыелды. Чуаш Республикасы Батыр районының Именево авылы янында бронза чорына караган  ике курган тикшерелде.  Шемурша авылында ком карьеры өйрәнелде,  тикшерү барышында мәдәни-тарихи урталыкка караган бронза кельт табылды.

Гомумән алганда, Татарстан һәм Чуашстан археологларының даими уртак кыр эшләрен уздыру мөһимлеген билгеләп үтәргә кирәк. Бу тикшеренүләр кысаларында ике республиканың да чиктәш территорияләрен алга таба өйрәнү күздә тотыла.