2022 елда Кыргыз Республикасының Чуй өлкәсендә уздырылган археологик тикшеренүләр

Татарстан Республикасының «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау» (2020-2024) дәүләт программасын тормышка ашыру һәм «Евразиянең трансконтиненталь сәүдә маршрутларында урта гасыр шәһәрләре: Чуй үзәне һәм Урта Идел буеның урбанистик үзәкләре» халыкара проектын үткәрү кысаларында, Халыкара Үзәк Азия тикшеренүләре институты (Сәмәрканд) гранты ярдәмендә А.Х. Халиков исемендәге Археология институты, Кыргызстан Республикасы Милли фәннәр академиясенең Б. Жамгырчинов исемендәге Тарих, археология һәм этнология институты белән берлектә, 2022 елның 12 сентябреннән Кыргызстан Республикасының Чуй өлкәсе территориясендә археологик казу эшләре алып барылды.

Проект кысаларында, Чуй үзәненең үзәк  урта гасыр шәһәрләренең иң мөһим юнәлешләренең берсе – Бөек Ефәк юлының Ак Суй өлешен тикшерү һәм өйрәнү планлаштырылды. Тикшеренү объекты булып Бурана, Кен-Булун, Сокулук, Сретенск, Новопокровка-2 һәм Телек һәйкәлләре сайланды. Проектның төп игътибарын Чуй өлкәсенең Мәскәү районындагы Телек шәһәрлегенә юнәлтү планлаштырылды. Әмма, һәйкәл өстендә төзелгән авыл зираты янындагы казу эшләренә җирле халыкның каршы булуы аркасында, эшне башка объектка күчерергә туры килде. Хәзерге вакытта казу эшләре Кыргызстан Республикасының Чуй өлкәсенең  Исик-Ота районында урнашкан Кен-Булун шәһәрлегендә башланды. Экспедиция тарафыннан  120 кв.м мәйданлы 2 җирдә казу эшләре алып барылды, алар бинаның дивар конструкцияләрен өйрәнергә, һәм, мөгаен җитештерү мәйданын тикшерергә дә мөмкинлек бирәчәк. Һәйкәлдә казу эшләре 2023 елда да дәвам итәчәк.

2022 елның җәендә халыкара проект кысаларында Татарстан Республикасының Алексеевск районындагы Биләр шәһәрлегендә казу эшләре алып барылды. Тикшеренүләрдә Кыргызстан Республикасыннан археологлары һәм студентлары катнашты. (2022 елда Биләр шәһәрлегендә археологик тикшеренүләр (archtat.ru)

Проектны гамәлгә ашыруның якынча нәтиҗәләре 7-8 октябрьдә Бишкәк шәһәрендә узачак түгәрәк өстәл барышында ясалачак.