Саратов өлкәсенең Увек шәһәрлегендә археологик тикшеренүләр

2022 елда ТР ФАнең А.Х. Халиков исемендәге Археология институты, Саратов өлкәсе дәүләт автоном мәдәният учреждениесе «Минем тарих» тарихи парк»  (Саратов шәһәре) белән берлектә, урта гасыр шәһәренең тарихи топографиясен өйрәнү максатыннан, Увек шәһәрлегендә (Алтын Урда шәһәре Укек) казу эшләрен  дәвам иттеләр. Кыр тикшеренүләре Татарстан Республикасының «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау (2020-2024 еллар)» дәүләт программасы кысаларында үткәрелде.

Узган елның кыр сезонында тикшеренүләр шәһәрнең көнбатыш читендә урнашкан Мамай калкулыгының югары өлешендә алып барылды. 2022 елда тикшеренүләр калкулыкның көньяк һәм көнчыгыш итәгендә оештырылды.

Көньяк итәктә гомуми мәйданы 118 кв.м булган XVI казу эшләре уздырылды. Материкка бару тирәнлеге уртача 60-80 см. Монда 40 җирләү урыны табылды. Алынган материалны алга таба антропологик яктан өйрәнү булачак. Казу эшләре  өйрәнелә торган участок Мамай калкулыгындагы бер некропольгә берләштерергә һәм аларны шәһәрлек тирәсендәге некрополь зонасына кертергә мөмкинлек бирде.

Гомуми мәйданы 80 кв.м булган XVI казу эше Мамай шиханының көнчыгыш итәгендә,  шәһәрлекнең үзәк өлешендә урнашкан. XIX гасыр ахырында биредә бинаның эчке өлешендә панно белән кирпечтән ясалган сарай тибындагы зур утар (Барон де Бэй казулары) табылды. Мәдәни катламнарның калынлыгы  420-500 см тирәнлеккә җиткән. Монда алты металлургия миче һәм ике хуҗалык базы табылган. Шәхси табылдыклар коллекциясендә 200 берәмлектән артык: тәңкәләр, керамика, бакыр һәм кургаш эшләнмәләр фрагментлары, пыяла бизәнү әйберләре бар. Аерым алганда, көмеш тәңкәләр (105 данә) табылуы аеруча кызыксыну уятты. Хәзер тәңкәләр беренчел чистарту һәм билгеләмә аша уза. Иң соң тәңкә 1340 еллар белән даталана.