Мәдәни мирасны цифрлаштыруның актуаль мәсьәләләре буенча «Цифрлы мирас!» бөтенроссия конференциясе

2022 елның 21 сентябрендә «Казан Экспо» күргәзмә комплексы базасында Россия халыкларының мәдәни мирасы елына багышланган мәдәни мирасны цифрлаштыруның актуаль мәсьәләләре буенча «Цифрлы мирас!» бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе оештырылды.

Конференция Россия Федерациясе Хөкүмәте һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан оештырылган Kazan Digital Week 2022 халыкара форумның состав өлеше булып тора, ул форумның бер юнәлеше – «Мәдәният өлкәсендә цифрлы технологияләр».

Конференция мәдәни мирасны цифрлаштыру өлкәсендәге проблемалы мәсьәләләрне хәл итүгә, шулай ук мәдәни мирас объектларын исәпкә алу һәм дәүләт тарафыннан саклау мәсьәләләрендә цифрлы технологияләрне кулланганда бердәм алымнар эшләүгә юнәлдерелгән.

Археологик мирасны саклауда цифрлы технологияләр куллану турындагы доклад белән Ситдыйков Айрат Габитович чыгыш ясады. Докладта А.Х.Халиков исемендәге Археология институты хезмәткәрләре тарафыннан төбәк, бөтенроссия һәм халыкара проектларны гамәлгә ашыру барышында кулланыла торган алдынгы технологияләр ярдәмендә алынган эш нәтиҗәләре (урынның цифрлы модельләре, археологик мирас объектларының өч үлчәмле модельләре, пилотсыз аппаратлар белән лазерлы сканерлау нәтиҗәләре) күрсәтелде.  Шулай ук «Татарстанның һәм татар халкының мәдәни мирасы» геомәгълүмат системасын мәдәни мирасны саклауда куллану һәм куллануның әһәмияте билгеләп үтелде.