“Замана һәм технологияләр бәйләнеше” Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе

2023 елның 29-30 сентябрендә Бөек Новгородта Ярослав Мудрый исемендәге Новгород дәүләт университетының “Валдай – Интеллектуаль электроника” инновацион фәнни-технологик үзәге мәйданчыгында “Замана һәм технологияләр бәйләнеше” дип аталган Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция үткәрелде.
Конференция эшендә Россиянең уннан артык төбәгеннән һәм Беларусь Республикасыннан Россия һәм чит ил экспертлары, төрле үзәкләр һәм лабораторияләр хезмәткәрләре, фәнни һәм музей берләшмәләре вәкилләре, табигый һәм техник фәннәр өлкәсендә тикшеренүче-практиклар катнаша.
ТР Фәннәр академиясе академигы А.Г. Ситдыйков җитәкчелегендәге ТР Фәннәр академиясенең Археология институты делегациясе Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан мәдәни мирас объектларын дисциплинаара өйрәнү нәтиҗәләрен тәкъдим итте. Коллегаларда археологик агачны өйрәнү, реставрацияләү һәм музеефикацияләү тәҗрибәсе аеруча зур кызыксыну уятты.
Конференциядә мәдәни мирасны саклау һәм реставрацияләү өлкәсендә алдынгы югары технологияле методларны һәм заманча җиһазларны куллану буенча дисциплинаара хезмәттәшлек турында фикер алыштылар.