«Россиядә археозоология: XXI гасыр тикшеренүләре» Бөтенроссия фәнни киңәшмәсе

2023 елның 25-27 сентябрендә Болгарда биология фәннәре докторы Аида Григорьевна Петренконың тууына туксан ел тулуга багышланган «Россиядә археозоология: XXI гасыр тикшеренүләре» дип аталган Бөтенроссия фәнни киңәшмәсе узды.

Киңәшмәне оештыручылар: Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең А.Х. Халиков исемендәге Археология институты, Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану проблемалары институты һәм шулай ук Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгы.

Аида Григорьевна Петренко (16.09.1933 – 27.01.2010) – биология фәннәре докторы, СССР һәм Россия Федерациясе археозоологиясе өлкәсендә иң зур белгеч. Аның ярты гасырга якын фәнни эшчәнлеге СССР Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты археология бүлеге, ә аннары ТР Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты Aрхеологик тикшеренүләр милли үзәге белән бәйле.

Әлеге чарада Казан, Мәскәү, Екатеринбург, Санкт-Петербург, Новосибирск, Самара, Тверь, Пермьнең әйдәп баручы академик институтларыннан һәм югары уку йортларыннан 30дан артык археозоолог һәм археолог катнашты. Утырышларда Идел-Урал төбәгендәге генә түгел, ә шулай ук Алтай, Көнбатыш һәм Көнчыгыш Себер, Кырым, Тамань ярымутравы, Днепр-Двина бассейны, Көнчыгыш Европа тигезлеге үзәге һәм Казахстандагы йорт һәм кыргый хайваннарның морфологиясен, экологиясен һәм палеогенетикасын өйрәнүнең гомуми һәм аерым мәсьәләләре каралды.

Болгардагы киңәшмәгә йомгак ясаганда әлеге нәтиҗәле фәнни чараны даими рәвештә (ике елга бер тапкыр) үткәрү турында карар кабул ителде.