Алтайдагы Денис мәгарәсе: Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе белгечләренең экспертлык эше

Алтай крае Хөкүмәте һәм Россия Фәннәр академиясенең Себер бүлеге Археология һәм этнография институты чакыруы буенча Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең А.Х. Халиков исемендәге Археология институты һәм Казан (Идел буе) федераль университеты белгечләре «Денис мәгарәсе» археологик һәйкәлен ЮНЕСКОның мәдәни мирас исемлегенә кертү буенча проект документациясен әзерләячәкләр.
Проект документациясен әзерләү үз эченә берничә чараны ала, шул исәптән потенциаль номинацияләнүче объектның бөтендөнья универсаль кыйммәтен билгеләү, аның бөтенлеген һәм асылын анализлау, тышкы факторларның мәдәни мирас объектын саклауга йогынтысын бәяләү һәм аның белән идарә итү системасын планлаштыру.
Әлеге чараны үткәрү кысаларында Археология институты һәм КФУ белгечләреннән торган эш төркеме 29 сентябрьдән 3 октябрьгә кадәр Денис мәгарәсендә булды һәм Россия Фәннәр академиясенең Себер бүлеге Археология һәм этнография институты хезмәткәрләре (Новосибирск шәһәре): институт директоры А.И. Кривошапкин һәм өлкән фәнни хезмәткәр М.Б. Козликин, «Денис мәгарәсе» иҗтимагый фонды вәкиле Олег Акимов һәм «Денис мәгарәсе» газетасының баш мөхәррире Дарья Гриднева (Белокуриха шәһәре), Солонешное районы туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре (Алтай краеның Солонешное авылы) белән консультатив киңәшмәләр үткәрде. Денис мәгарәсендәге агымдагы археологик тикшеренүләрнең нәтиҗәләре, якын-тирә территорияләрне өйрәнү һәм булган инфраструктураны бәяләү алга таба проект документациясен әзерләү чараларын планлаштырырга мөмкинлек бирә.
Денис мәгарәсе уникаль археологик һәйкәл булып тора. 2008 елда әлеге урында археологлар һәм генетиклар үзләренең фәнни тикшеренүләрен башкарганда денис кешесе дип аталган борынгы кешенең калдыкларына тап булалар. 2010 елда бу тикшеренүләр хакында Nature журналында басылып чыккан мәкалә дөньякүләм сенсациягә әверелә, ә галимнәр моны дөньякүләм масштабтагы ачыш дип кабул итәләр. Денис кешесе – кеше эволюциясе чылбырының элек билгеле булмаган бер буыны икәне ачыклана, ул үзенең неандерталь ата-бабаларыннан аерылып тора. Археологлар тарафыннан табылган шушы кеше расасы вәкилләренең гибридлары калдыклары неандерталь һәм денис кешеләренең тыгыз элемтәләре турында сөйли.
Гомумән алганда, Алтай кешелек үсешен раслаучы уникаль дәлил булып тора. Ануй-1, 2, 3, 4, 5, Карама торлаклары, Окладников һәм Сибирячиха мәгарәләре, шулай ук борынгы кеше яшәеше продуктларының башка табылдыклары археологлар, геологлар һәм башка фән өлкәсендә эшләүче галимнәр тарафыннан планета һәм бөтен кешелек эволюциясен аңлау өчен бу төбәкне өйрәнүнең мөһимлеген раслый.