“Россиянең засека сызыклары: мониторинг, өйрәнү, популярлаштыру” фәнни-агарту проектын гамәлгә ашыру буенча семинар

2020-2021 еллар дәвамында Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең А.Х. Халиков исемендәге Археология институты һәм Казан (Идел буе) федераль университеты тарафыннан «Россиянең засека сызыклары: мониторинг, өйрәнү, популярлаштыру» фәнни-агарту проекты гамәлгә ашырыла. Проект Россиянең 17 регионы территориясендә, Калуга өлкәсеннән (көнбатыш) Башкортостан Республикасына кадәр (көнчыгыш) тормышка ашырыла.

23 июнь көнне онлайн форматта проектны тормышка ашыру барышын яктыртучы семинар узды. Семинарның модераторы булып «Ватан тарихы» фондының башкарма директоры Константин Ильич Могилевский чыгыш ясады.

Семинар барышында Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең А.Х. Халиков исемендәге Археология институты башлыгы Айрат Габит улы Ситдыйковның фәнни-агарту проектын гамәлгә ашыруның барышы һәм Европа Россиясенең засека сызыклары Атласын әзерләү турында доклады тыңланылды. Докладта XVI-XVIII гасырлардагы засека сызыкларының объектларының тарихи, иллюстратив һәм картографик мәгълүматлардан җыелган фотографияләр, ортофотопланнар һәм 3D модельләре мисалында фәнни коллектив тарафыннан проектны тормышка ашыруның әлеге этабында башкарылган эш күләме күрсәтелде.

Семинарда катнашучылар тарафыннан башкарылган эшләргә югары бәя бирелде һәм аны үтәү, редакцияләү һәм килештерү буенча алга таба адымнар билгеләнде.