«VIII Халиков укулары. Урал-Идел буе археологиясе: өйрәнү һәм саклау проблемалары» бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе

2022 елның 9-10 июнендә Алексеев районы Биләр авылында һәм Болгар шәһәрендә, Биләр археологик экспедициясенең 55 еллыгына багышланган, «VIII Халиков укулары. Урал-Идел буе археологиясе: өйрәнү һәм саклау проблемалары» дигән бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узды. Конференцияне ТР ФАнең А.Х. Халиков исемендәге Археология институты һәм Биләр дәүләт тарих-археология һәм табигать музей-тыюлыгы оештырды.

Халиков укулары Россия археологы, тарих фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты, Идел-Урал төбәге һәм Көнчыгыш Европа археологиясе өлкәсендәге күренекле белгеч Альберт Хәсән улы Халиков (1929-1994) истәлегенә үткәрелә. А.Х. Халиков Татарстанда тарихи-мәдәни тыюлыклар булдыруга зур өлеш кертте. Аның тарафыннан 500 якын фәнни эш, шул исәптән утыздан артык монографик тикшеренүләр һәм китаплар язылган.

Шулай ук әлеге конференция Биләр археология экспедициясенең 55 ел тулуына багышланган. Биләр шәһәрчегенең системалы һәм планлы казу эшләре 1967 елда СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты һәм Казан дәүләт университеты белән берлектә археологик экспедицияләре белән башланып киткән. Экспедицияне танылган совет археологы, профессор А. Х. Халиков оештырган һәм җитәкләгән. Бу эшләр башланганнан бирле шәһәрнең эчке структурасы, башлангыч планировкасы һәм тарихи-социаль топография мәсьәләләре игътибар үзәгендә булган. Ул вакыттан башлап шәһәрчекнең төрле топографик өлешләрендә гомуми мәйданы 30000 кв. метрдан артык булган 46 казу эшләре башкарылган. Биләр округының һәйкәлләрендә дә тикшеренүләр үткәрелгән. Экспедициядә археологлар Е.А. Халикова, Ф. Ш. Хуҗин, С. И. Вәлиуллина, Н. А. Кокорина, Р. Ф. Шәрифуллин, Г. М. Дәүләтшин, А. Ф. Кочкина, С. М. Йовков, М. М. Кавеев, Г. И. Дроздова, Е. А. Беговатов, А. В. Худяков, З. Г. Шакиров, археозоологлар А. Г. Петренко, Г. Ш. Асылгәрәева, антропологлар С. Г. Ефимова, Р. М. Фәттахов, палеоботаниклар В. В. Туганаев, В. И. Фролова, архитектура тарихчылары С. С. Айдаров, Ф. М. Зәбирова һ. б.лар актив катнашкан. Аларның коллектив җыентыкларында, автор монографияләрендә һәм башка күп санлы публикацияләрдә чагылыш тапкан тикшеренүләре нәтиҗәсендә, Биләр Идел Болгарының эталон һәйкәленә әверелгән.

VIII Халиков укулары кысаларында Урал-Идел буе төбәге археологиясенең актуаль проблемалары: таш гасырның мәдәни-тарихи процесслары, металл һәм тимер гасырларының элгәреге чоры мәдәни-тарихи процесслары, урта гасыр шәһәр үзәкләрен формалаштыру һәм эшләтү процесслары, Урал-Идел буе һәм Евразия далалары археологик культураларының үзара бәйләнеше турында фикер алыштылар.

Конференциядә катнашучыларның докладлары 4 секциягә бүленгән иде:

1. Урал-Идел буе төбәгенең таш гасыр чоры, металл һәм тимер гасырларның элгәреге чоры һәйкәлләрен һәм чиктәш территорияләрне тикшерү – яңа материаллар , гипотезлар, проблемалар һәм методлар.
2. Урал-Идел буеның һәм чиктәш территорияләрнең урта гасыр археологиясе.
3. Музей белеме һәм мәдәни мирас объектларын саклау, өйрәнү һәм куллану проблемалары;
4. Урал-Идел буе төбәге галим-тикшеренүчеләре һәм аларның фәнни мирасы.

Конференциянең ачылу һәм пленар утырышы Алексеевск бистәсендә узды. Әлеге чарада катнашучыларны Алексеевск муниципаль районы башлыгы С.А. Демидов, ТР ФАнең А. Х. Халикова исемендәге Археология институты директоры А. Г. Ситдыйков һәм ТР «Биләр дәүләт тарих-археология һәм табигать музей-тыюлыгы» дәүләт бюджет оешмасы директоры З. Г. Шакиров сәламләде. А.Х. Халиковның тормыш юлына һәм эшчәнлегенә багышланган докладлар белән Р. М. Вәлиев, М. Ш. Галимова һәм Ф. Ш. Хуҗин чыгыш ясады.
Конференция эше Биләр авылында дәвам итте, анда борынгы Биләр шәһәрен һәм Идел Болгары һәйкәлләрен өйрәнү тарихына багышланган докладлар тыңланды. Чараны оештыручылар Биләр дәүләт тарихи-археология һәм табигый музей-тыюлыгы җитәкчелеге һәм хезмәткәрләре Биләр экспедициясенең археологик казу урыннары буйлап, шулай ук Арбузовлар музей-йортына экскурсия үткәрделәр.

Конференциянең икенче көне Болгар шәһәрендә Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы ярдәме белән А. Х.Халиков исемендәге Археология институтының халыкара базасында оештырылды. Ике мәйданчыкта Әстерхан, Алабуга, Казан, Пермь, Самара, Стәрлетамак, Ульяновск, Уфа, Бишкәк (Кыргызстан) шәһәрләреннән Урта Идел буеның борынгы һәм урта гасырлар тарихын өйрәнү белән шөгыльләнүче галимнәрнең чыгышлары һәм онлайн-докладлары тыңланды.

Конференциядә 42 доклад тәкъдим ителде, шуларның 7се-Google Meet платформасында оештырылган иде. Әлеге сервис ярдәмендә фикер алышуда 20дән артык кеше онлайн рәвештә катнаша алды. VIII Халиков укуларында барлыгы 60тан артык галим, шулай ук 40ка якын тыңлаучы катнашты.