«Көнчыгыш-Европа урман-дала археологиясе» төбәкара фәнни конференциясе

2022 елның 3 июнендә Пенза шәһәрендә «Көнчыгыш-Европа урман-дала археологиясе» төбәкара фәнни конференциясе булды. Конференцияне  Пенза  өлкәсенең Региональ үсеш институты, ТР ФАнең А.Х.Халиков исемендәге Археология институты  һәм Мари дәүләт университеты оештырды.

Чарада Россиянең Йошкар-Ола, Казан, Ижау, Самара, Ульяновск кебек төрле шәһәрләреннән әйдәп баручы галим- археологлар катнашты. Аларның докладлары Идел һәм Урал буеның урта гасыр тарихын өйрәнүгә багышланган иде.

ТР ФАнең А.Х. Халиков исемендәге Археология институтын әлеге чарада түбәндәге хезмәткәрләр тәкъдим итте: Институт җитәкчесе т.ф.д. А. Г. Ситдыйков, фәнни хезмәткәр В. Г. Бездудный һәм лаборант-тикшеренүче А. И. Бугарчев.

Конференциядә Пенза өлкәсенең Төбәк үсеше институты җитәкчесе, т.ф.д., профессор Г. Н. Белорыбкинны хезмәттәшләре һәм дуслары 60 яшьлек юбилее белән котладылар, юбилярның күпкырлы фәнни эшчәнлеген ассызыклап үттеләр,  иксез-чиксез иҗади энергия, һөнәри өлкәдә яңа казанышларга ирешүен теләделәр.